Актанышның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары республикакүләм армреслинг ярышында җиңде
1-3 ноябрь көннәрендә Алабугада армреслинг буенча республика ярышы узды. Әлеге турнирда Актанышның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар командасы беренче урынны яулады.
Алабугада узган кул көрәше ярышында Чаллы, Әлмәт, Казан, Алабуга, Арча, Түбән Кама, Актаныш, Кукмара, Саба, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Чирмешән шәһәр-районнарының мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары үзара көч сынашты.
Ярышлар бик киеренке төстә узды. Төрле төбәкләрдән килгән көчлеләр, шул исәптән безнең Ирина Мандыкаева, Илдар Галиуллин, Илгизә Мөхәммәдиева, Айназ Галиәхмәтов, Данил Хуҗагалиев һәм башкаларны үз эченә алган Актаныш командасы янып-пешеп беренчелек өчен тырышты.
Җиңүчеләр ярышлар тәмамлануга ук медальләр белән бүләкләнделәр. Ә командалар арасында призерларны билгеләү атна-ун көнгә сузылды. Ниһаять, бүген, 12 ноябрьдә нәтиҗәләр игълан ителде. Барлык очколарны исәпләгәннән соң 8 район арасында Актаныш командасы беренче урынны яулады. Саба командасы икенче, Кукмара командасы өченче урында.
Әлеге спортчыларны әзерлүдә ярдәм иткән әти-әниләренә, олы юлга чыгарып ярышка озатып калган җирлек башлыкларына, автотранспорт предприятиесе автобус шоферы Марсельгә бик зур рәхмәт, – дип уңышлары белән уртаклашты Актаныш район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.
15, 16, 17 ноябрь көннәрендә районыбызның инвалид шахматчылары Түбән Кама шәһәрендә булачак шахмат ярышына барырга җыена. Спортчыларыбызга хәерле сәфәрләр һәм уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев