Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

«Батыр»да сәламәтлек дәресләре: Көмеш буын актив яши

Актаныш районы ветераннар Советы каршында эшләп килүче «Сәламәтлек» клубы көмеш яшендәге хатын-кызлар, ир-егетләр арасында бик популяр. «Атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрен ашкынып көтеп алабыз, чөнки бу көннәрдә ике сәгать дәвамында «Батыр»да шөгыльләнәбез», ди алар. Дәвалау-физкультура күнегүләре атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә «Батыр» спорткомплексында иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

"Батыр" спорткомплексы үзәктән читтә урнашса да, аннан халык өзелеп тормый. Лаеклы ялдагы өлкәннәребез дә бик теләп бирегә киләләр, спорт белән шөгыльләнәләр.  

 

Исеменә җисеме туры килеп торган "Сәламәтлек" клубына йөрүче хатын-кызларыбыз исә биредә дәвалау гимнастикасы курсларын үтәләр.

 

 Моннан 10 ел элек оешып киткән клубның җитәкчесе- Татарстан Республикасының атказанган табибәсе Зәмфирә Хафизова.

- "Сәламәтлек" клубын оештыргач технология техникумында, башка спортзалларда шөгыльләндек. "Батыр" спорткомплексы төзелгәч, бирегә йөри башладык. Район үзәгендә яшәүчеләрдән тыш, Тыңламас, Актанышбаштан да безнең клуб әгъзалары бар. Быел да район җитәкчелеге өлкәннәргә йөз белән борылды. Безгә бушлай урын бирелде. Башка еллардан соңга калып булса да, дәресләрне башлап җибәрдек. Хатын-кызларыбыз дәресләргә бик теләп катнашалар. Спорткомплекс хезмәткәрләренә дә рәхмәт- безне ачык йөз белән каршы алалар,- ди клубның җитәкчесе Зәмфирә Хафизова.

Хәрәкәттә-бәрәкәт. Ә "Сәламәтлек" клубындагы хәрәкәт дәвалау үзлегенә ия. Зәмфирә Зиннур кызы билгеле бер тәртиптә, организмның һәр өлеше хәрәкәтләнерлек итеп күнегүләр системасы төзегән.

 

Дәресләрдән соң апалар гүя икенче халәткә күчә- яшәреп китәләр, энергияләре арта. Биредәге шартлардан тулысынча канәгатьләр. Кайберләре занятиедән соң душта юынып кайтып китә. 

"Сәламәтлек" клубына йөрүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре- китапханәче, хисапчы, укытучылар дисеңме...

Лаеклы ялдагы педагог Вәзилә апа Чинаева барлык өлкәннәр исеменнән әлеге кулубны оештыручыларга рәхмәт белдерде:

- Без-лаеклы ялдагы ветераннар Земфира Зиннуровна җитәкчелегендә атнага ике тапкыр икешәр сәгать районыбызның иң зур спорт залында шөгыльләнәбез. Ул ике сәгать сизелми дә үтеп китә. Беренче этап залда үтә, икенчесе тренажерлар залында дәвам итә. Зәмфирә Зиннуровна бик итәгатьле итеп аңлата, һәркемгә шәхси якын килеп өйрәтә. Район хакимиятенә безгә шундый мөмкинлекләр тудырган өчен рәхмәт. Бирегә ашкынып киләбез, көч алып кайтып китәбез.

Көмеш яшендәге ветераннарыбыз, әлбәттә, мондый гына мөмкинлекләргә бик тә лаек. Бүгенге очрашуда тагы да теләкләрен әйттеләр.  

- Казанда 60 яшьтән узган өлкәннәргә бассейннар бушлай хезмәт күрсәтә. Бездә дә шулай булса, бик сөенер идек. Өлкәннәребез- гомер буе Актанышта хезмәт куйган затлар. Аларны ял иттерү, алга таба яшәргә дәртләндерү бик яхшы гамәл. Республикабызның  Алексеевск, Азнакай районнарында бу эш матур итеп оештырылган, -ди Зәмфирә Зиннуровна.

 

Җәмәгать башлангычында эшләүче "Сәламәтлек" клубы һәркемне үз сафларына кабул итәргә әзер.

Өлкән буын вәкилләренең актив һәм сәламәт яшәвен тәэмин итү — «Гаилә» илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе. Әлеге проект кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, төрле мастер-класслар (кул эшләре, рәсем ясау, әвәләү), иҗади үсеш мөмкинлекләре тудырыла.

«Көмеш яшь» вәкилләре өчен вокал түгәрәкләре, хор коллективлары, театр студияләре эшли. Моннан тыш, алар театрларга, концертларга, музейларга, күргәзмәләргә, лекцияләргә һәм экскурсияләргә бушлай йөрү мөмкинлегенә ия.

Мондый чаралар өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрә, аларга аралашу, үсеш һәм актив ял итү мөмкинлеге бирә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев