Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗтимагый оешмаларда

Бүген Актаныш районында инвалидлар декадасы кысаларында шахмат-шашка, йөзү ярышлары узды

Актаныш районында инвалидлар декадасы игълан ителде. Ункөнлек кысаларында төрле чаралар оештырыла. Бүген, 4 декабрь көнне алдан расланган план буенча, спартакиаданың шахмат-шашка, йөзү ярышлары узды. Спорт бәйгеләрендә көч сынашырга мөмкинлеге чикләнгән 130 райондашыбыз Балалар иҗат үзәгенә һәм «Дулкын» бассейнына җыелды.

Актаныш районында инвалидлар декадасы яхшы гына дәвам итә. Бүген, 4 декабрь көнне  инвалидлар спартакиадасының шахмат-шашка, йөзү ярышлары узды. Шахмат-шашка ярышларын җирлекләрдә яшәүче мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбыз көтеп ала. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең күбесе, авыруларны һәм тормыш авырлыкларын уку, спорт, иҗат белән мавыгып батырларча җиңәләр, уңышларга ирешәләр. Иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашучы райондашларыбыз иртәннән үк авыл башлыклары белән бергәләп Балалар иҗат үзәгенә килделәр.

Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат буенча остазы Фәһим Галимов җитәкчелегендә шашка ярышлары башланып китте. Акыл уенын үз итүчеләр арасында урта яшьтәгеләр дә, лаеклы ялдагылар да шактый иде.

«Мондый ярышлар безне үзебезнең ияләнгән бертөрле тормышыбызга ямь кертә, кеше белән аралашып, яңа дуслар табып кайтабыз. Оештыручыларга зур рәхмәт», ди катнашучылар. 

Шахматчылар саны азрак булса да, остаз Илдар Имамов кабинетында да зиһен уены гөрләп-шаулап узды. 

Бассейндагы тренерлар инвалид спортчыларның йөзүдә дә актив катнашуын әйттеләр. Бәйгедә барысы 35 райондашыбыз үз көчен сынаган.

Һәр ярышта да призлы урыннарга ия булучылар ачыкланды, аларга бүләкләр һәм дипломнар 6 декабрь көнне «Батыр» спорт сараенда булачак инвалидлар спартакиадасында тапшырылачак. Спортчыларның уңышлары авыл җирлеге командасының җиңүенә зур өлеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев