Иҗатта чикләр юк!
Бүген район инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясе оста куллы, хезмәт сөючән райондашларыбызның кул эшләре куелган күргәзмә белән башланды. Иске Кормаш, Теләкәй, Яңа Әлем, Актанышбаш, Актаныш, Иске Байсар авыл җирлекләренең күргәзмәсен караган һәркем эшләнмәләргә карап сокланды, бәйләгән, теккән, чиккән мендәр тышлары, сөлге, кулъяулыклар, алъяпкычлар, шамаилләр, курчаклар, кәрзиннәр- барысы да инвалидларның мөмкинлекләре бер дә чикләнмәгән икәнен күрсәтә.
Теләкәй авылыннан коляскада гына хәрәкәтләнүче Резеда Вәгыйзова кечкенәдән тегә-чигә. Шулай ук егерме елдан артык аягына баса алмаган көчле рухлы райондашыбыз, Актаныштан Фидәрис Тимиров исә өендә аяк киеме ремонтлый, хәтта яңаларын тегә. Бүгенге күргәзмәдә ул гармун уйнап, җырчы-сандугачыбыз Лилия Вәлиева белән конференция кунакларын сәламләделәр.
Яңа Әлемнән Гөлчәчәк Фасикова оста куллы булу өстенә махсус хәрби операциядәге якташларыбызга да ярдәм итүче актив волонтер.
Волонтерлык хәрәкәтенә Иске Байсар мәдәният йорты каршындагы түгәрәккә йөрүче мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар да теләп кушылган.
Бүген биредә маскировка челтәрләре үрәләр, солдатларның тезләрен сакларга каплавычлар бәйлиләр. Башка авыл җирлекләрендә дә ут эчендәге якташларыбызны җиңүгә рухландырып төрлечә ярдәм оештыралар.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов райондашларыбызның сәламәтлек ягыннан чикле булсалар да, илебездәге вәзгыятькә битараф битараф булмыйча, тырышып хезмәт куюларына, матурлык тудырып, башкаларга күңел җылысы өләшә белүләренә рәхмәт әйтте,
аеруча махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм күрсәтүләре барыбызга да үрнәк һәм горурлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев