Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Өлкән буын өчен актив тормыш — өстенлекле юнәлеш

«Гаилә» илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе — өлкән яшьтәге кешеләрнең актив озын гомерен тәэмин итү. Бу максаттан чыгып, «көмеш» яшьтәгеләр өчен Татарстанда бик күп мөмкинлекләр тудырыла: физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, кул эшләре, рәсем ясау, әвәләү буенча мастер-класслар, иҗади үз-үзеңне тормышка ашыру өчен вокал түгәрәкләре, хор коллективлары, театр студияләре эшләп килә. Шулай ук театрлар, концертлар, музейлар, күргәзмәләр, лекцияләр һәм экскурсияләр кебек мәдәни чараларга бушлай йөрү мөмкинлеге тудырыла. Моннан тыш, компьютер һәм финанс грамоталылыгы курслары да оештырыла.

Актаныш районында да ветераннар өчен төрле сәламәтлек юнәлешендәге түгәрәкләр актив эшли. Мәсәлән, «Сәламәтлек» клубы әгъзалары атнага ике тапкыр «Батыр» спорт комплексында шөгыльләнәләр. Спорт түгәрәге уңышлы эшли. Биредә 20–30лап өлкән кеше шөгыльләнә, дәресләр илкүләм проект кысаларында бушлай үткәрелә. Түгәрәкне Татарстанның Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Зәмфирә Хафизова җитәкли, һәм ветераннар аны бик хөрмәт итә.

Өлкәннәрне спортка җәлеп итү юнәлешендә скандинавия йөреше түгәрәге аерым урын алып тора. Ул инде ун елдан артык эшләп килә, анда 15–20 кеше даими рәвештә катнаша. Түгәрәк җитәкчесе Илиза Шәвәлиева үз эшенә җаваплы һәм зур тырышлык белән карый, шуңа күрә әлеге юнәлеш ветераннар арасында аеруча популяр. Скандинавия таяклары  ветераннар советына грант ярдәмендә кайтарылган. Өлкәннәр атна саен җыелалар саф һавада йөреп, физик активлыкларын арттыралар, ял итәләр.

Аскы Актаныштагы Ветераннар йортында да спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылган. Татарстан Министрлар Кабинеты грантында җиңеп алынган 175 мең сумлык спорт җиһазлары биредә урнаштырылган. Ветераннар әлеге мөмкинлектән бик теләп файдалана: кичке сәгатьләрдә алар бирегә җыелып, китапханәче Рушания Рәхимова белән берлектә дөрес итеп физик күнегүләр эшлиләр.

Өлкән буынны актив тормышка җәлеп итүдә мөһим чараларның берсе — Өлкәннәр декадасы кысаларында уздырылучы Спартакиада. Әлеге ярышларда 200дән артык кеше катнаша, һәр авыл җирлегеннән командалар туплана. Катнашучылар ел дәвамында әзерләнеп, 8–9 төр спорт буенча үз көчләрен сыный. Бу чара ветераннарның бердәмлеген ныгыта, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра.

Шулай итеп, Актаныш районында өлкән буын өчен актив, сәламәт һәм кызыклы тормыш алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев