Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Өлкәннәр генә димәгез!

Бүген Актанышның «Батыр» спорткомплексында спорт бәйрәме- өлкәннәр өчен спартакиада уза. Районыбызның барлык авыл җирлекләреннән олы яшьтәге абый-апалар әлеге чарага бик нык әзерләнеп, күнекмәләр ясап ярышларга килгәннәр.

Декада кысаларында ел саен уздырылучы спартакиаданың ачылу тантанасына район башлыгы Ленар Зарипов та килеп, котлауларын җиткерде.

Спорт, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәребезгә Ленар Рафакович олы хөрмәт сүзләрен әйтеп, рәхмәтен белдерде. 

 Актив тормыш алып баруыгыз, яшьләребезгә үрнәк булуыгыз, район тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт! Без сез төзегән, сез булдырганны дәвам итүчеләр. Күпләрегез әле дә хезмәт куясыз. Сау-сәламәт булыгыз, дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән-сау кайтып, матур тормышта бергәләп яшәргә язсын!

Әлбәттә, олы кешенең аздан да күңеле була. Авыл җирлекләре башлыклары һәр йортка кереп, спартакиадада катнаша алырдай абый-апаларны барлап, машиналарына утыртып Актанышка алып килгәннәр.

Берәүнең дә сынатасы килми, ярышларда көч сынашудан тыш, өлкәннәребез командаларын яклап концерт номерлары әзерләгән. 

Дартс, иелү, идәннән этелү, өстәл теннисы бәйгеләре барганда матур җырлар бар залга яңгырап торды. Бу төр ярышлардан тыш һәр командадан 2 ир-егет, 3 хатын-кыз катнаш эстафетада катнашачак.

Шулай ук «Дулкын» бассейнында йөзү, балалар иҗат үзәгендә шахмат уеннарында иң-иңнәр ачыклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев