Райондашыбыз Лилия Вәлиева III Бөтенроссия «Сәнгать шарлавыгы - Водопад искусств» конкурс-фестивале җиңүчесе
Әле генә бик шатлыклы хәбәр килеп иреште! Райондашыбыз Лилия Шәүкәт кызы Вәлиева Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уздырылган III Бөтенроссия күпжанрлы «Сәнгать шарлавыгы-Водопад искусств» конкурс-фестиваленең җиңүчесе булды.
Лилия «Инструменталь башкару (фортепиано)» номинациясендә (50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр категориясе) «Көз» прелюдиясен тирән хис-кичерешләр белән башкарып, I дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды.
Лилия – мөмкинлекләре чикләнгән кеше (коляскада хәрәкәтләнә) булса да актив иҗади тормыш алып бара, кечкенәдән сәнгатькә тугры ул.
Конкурска Лилия тарафыннан башкарылган «Көз» прелюдиясе видеоязмасы Актаныш районы социаль яклау бүлеге вәкиле Динара Гыйльмуллина ярдәме белән җибәрелде.
«Кечкенә энҗебезне» югары дәрәҗәдәге лауреат исемен яулавы белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Лилия белән горурланабыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев