Сезнең яшәү үзе батырлык!
«Сезнең яшәү үзе батырлык»- Иске Сәфәр мәдәният йортында Сәфәр һәм Киров авыл җирлекләрендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен әнә шундый исемдәге очрашу кичәсе узды.
Кунакларны бәйрәм табыны янында сыйлап кына калмадылар, берсеннән- берсе күңелләрне күтәрерлек дәртле, матур җырлар белән хөрмәтләделәр. Районыбызның төрле авылларында яшәүче талантлы җырчылар, гармунчылар бәйрәмне тагы да ямьләделәр.
Мәдәният йорты директоры Илдус Харунов юбилейларын каршылаган инвалид абый-апаларны һәм бер баланы котлап бүләкләр тапшырды. Бәйрәмне оештыруда "Кайнар икмәк" кибетләр челтәре иганәчелек ярдәме күрсәтә.
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова барлык катнашучылар исеменнән оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев