Спорт, сәламәтлек һәм дуслык бәйрәме: Актаныш ветераннары Спартакиадасыннан репортаж
Актанышта Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында иң күңелле очрашуларның берсе- районы ветераннары Спартакиадасы. Аны чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм дуслык бәйрәме дип атыйбыз. Бүген, 9 октябрь көнне «Батыр» спорткомплексында районыбыз өлкәннәре сигез төр ярышта көч сынашты.
Спортны яратучы, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәребезне традицион ветераннар спартакиадасы ачылышында Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова ачып җибәрде, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.
Дилбәр Миркасыйм кызы әлеге чараның әһәмиятен билгеләгәндә физкультура-спорт белән шөгыльләнүче өлкәннәрнең яшь буынга өлге күрсәтүен әйтте. Шулай ук олы яшьтәгеләрнең күтәренке күңелле, сау-сәламәт булуы һәрвакыт хәрәкәттә, спортта булуга нык бәйле.
«Батыр» спорткомплексы, авыл җирлекләрендәге спортзалларның ишекләре спорт төрләре белән шөгыльләнер өчен өлкәннәргә һәрвакыт ачык.
Бирегә килгән һәркем спорт белән актив шөгыльләнә, саф һавада җәяү йөри, скандинавия таяклары белән зур араларны җәяү үтә. Менә шулай үз өстегездә эшләп, үз аякларыгызда, үз аңыгызда булып озын гомер кичерегез,-диде Дилбәр Әнвәрова.
Ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев спартакиадада катнашучыларга үзләренең яшь үзенчәлекләрен онытмыйча, хәвеф-хәтәрсез, травмалар алмыйча ярышларда сәләтләрен күрсәтергә чакырды.
ГТО нормаларын тапшыру буенча район координаторы Равил Хаҗиев Нурулла Нурлыевка ГТОның Алтын билгесе белән бүләкләде, башка өлкәннәрне дә ГТО нормаларын тапшыру тәртипләре белән таныштырды.
Спартакиада кысаларында өлкәннәребез алдан ук шахмат ярышында көчләрен сынаган иде инде. Бүген алар өстәл теннисы уйнадылар, идәннән этелеп, чүгәләп физик мөмкинлекләрен бәяләделәр.
Мәргәнлек сәләтләрен, күз күреме егәрлеген исә дартс, пневматик мылтыктан атып күрсәтттеләр. «Дулкын» бассейнында 25 метрга йөзделәр. Соңыннан командалар өчен эстафета оештырылды.
Ярышлар барган вакытта спорткомплекста өлкәннәрнең музыкаль сәләмнәре бер-бер артлы яңгырап торды. Концерт номерлары командалар арасында җиңүчеләрне ачыклаганда өстәмә баллар бирә. Шуңа төрле уен кораллары- саксофон, баяннарын күтәреп килгән апа, абыйлар үз җирлекләре өчен өчен чын мәгънәсендә җан атучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев