Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Ык буйлап – игелек юлыннан

Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте – үз казаннарында гына кайнап яшәүче оешма түгел. Оешма коллективы күрше-тирә районнар белән тыгыз элемтәдә тора, дуслык бәйләнешләрен ныгыта, тәҗрибә уртаклаша һәм мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның тормышын яңа ачышлар белән баета.

Табигать кочагында актив ял: Азнакайга сәяхәт

Күптән түгел райондашларыбыз Азнакай районында үзенчәлекле һәм онытылмаслык чарада булып кайттылар. Азнакай инвалидлар оешмасы (җитәкчесе – Гөлнара Хәбибуллина) «Татнефть» компаниясе грантын отып, «Игелек маршруты» («Маршрут добра») проектын тормышка ашыра. Бу проект кысаларында Ык елгасы буйлап суда йөзү- сплав оештыра.

Актаныштан бу чарага 15 кешелек делегация юл тотты. Азнакайлылар һәм Актаныштан килгән кунаклар белән бергә барлыгы 36 кеше катнашкан бу сәяхәт һәркемнең күңеленә хуш килде. Тымытык авылы янынан башланган су юлы ике авыл аша үтте. Катнашучылар табигатькә карап сокландылар, учак янында тәмле итеп сыйланып, үзара җылы аралаштылар.

Оешма сәркатибе Нурия Шәйморзина:

«Без моңа кадәр спорт ярышларында катнаша, төрле бәйрәмнәр оештыра идек. Ә менә мондый актив ялга – суда йөзүгә беренче тапкыр чыгуыбыз! Бу сәяхәт барыбызга да бик ошады. Киләчәктә үзебез дә шундый грант проектлары уйлап табу һәм тормышка ашыру теләге белән яныпп кайттык».

Хәйрия һәм кайгырту – төп эшчәнлек

Күңел ачу белән бергә, районда инвалидларга көндәлек адреслы ярдәм күрсәтү эше дә туктаусыз дәвам итә. Бүгенге көндә Актаныш районында 2 270 инвалид исәпләнә (шуларның 308-е – I төркем, 752-се – II төркем, 1200-е – III төркем инвалидлар).

Махсус хәрби операция ветераны, Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Әлфис Шәйхелмәрданов билгеләп үткәнчә, халыкның мөрәҗәгате өзелми:

  • Гаризаларны карау: Быелгы яртыеллыкта 2 утырыш үткәрелгән. Беренчесендә – 45, икенчесендә 34 кешенең гаризасы каралып, материаль ярдәм билгеләнгән.

  • Адреслы ярдәм: Операцияләргә, кирәкле даруларга, коляска-кроватьларга акчалата һәм дарулата булышлык күрсәтелә.

  • Көнкүреш шартларын яхшырту: Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова башлап җибәргән игелекле эшләр тукталмый. Авыл өйләрендә яшәүче инвалидларга су кертү, санитар узеллар ясау, төзелеш материаллары белән булышу актив бара. Бу эштә Иске Байсар авылы эшмәкәре Марат Хөсәенов улы Наил белән зур ярдәм күрсәтә.

Шулай ук райондашларыбызның юбилейларын да игътибарсыз калдырмыйлар: күптән түгел генә Илчебай авылында яшәгән, хәзер Тукай районы Новый поселогында гомер итүче 99 яшьлек Халисә әбине Әлфис Шәйхелмәрданов үзе барып котлап кайткан.

Максатыбыз – һәркемгә терәк булу

Актаныш районы инвалидлар оешмасы һәр мөрәҗәгатьне җентекләп карый, бер кешене дә борчу-мәшәкате белән ялгыз калдырмый.

Сәламәтлекләре чикле, әмма күңелләре киң райондашларыбызның тормышын яктырак, уңайлырак һәм кызыклырак итү – оешманың төп максаты булып кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев