Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Иң мөһиме- Юллардагы куркынычсызлык!

Яңа уку елы башлану балалардан да, ата-аналардан да уяулык таләп итә. Шуңа да дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә еш кунак: укучыларга иминлек кагыйдәләрен искә төшерәләр, ата-аналар җыелышларында тематик чыгышлар ясыйлар. Шундый мөһим сөйләшү Иске Сәфәр мәктәбендә дә узды.

 

Иске Сәфәр мәктәбендә ата-аналарның гомуми җыелышында ЮХИДИ бүлегенең пропаганда җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова чыгыш ясады. Ләйсән Рәдиф кызы үз чыгышында соңгы сигез айда булган юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын тәкъдим итте. 

Ләйсән Мөхәммәтова барлык катнашучыларны юлларда сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Ата-аналар юлда үзләрен җаваплы тотуларын күрсәтеп, балалары өчен үзләре үрнәк булырга тиеш.

Җыелыш кысаларында шулай ук бала тормышы һәм сәламәтлеге өчен техник чаралар тудырган куркынычны ачык итеп сурәтләгән видеоролик күрсәтелде. Видеоматериал баланың сәламәтлеген "кыйммәтле уенчык"- питбайк, скутер, квадроцикл белән бәяләргә ярамавына игътибарны юнәлтте.

Ата-аналар юлда уяулыкны һәм җаваплылыкны арттыру кирәклеге турында мөһим нәтиҗәләр ясадылар. Шуны истә тотарга кирәк: балаларның иминлеге - ата-аналарның, педагогларның һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның уртак тырышлыгын таләп итә торган бурыч.

Әлеге очрашу куркынычсызлыкның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм балаларда юлда үз-үзеңне тотуның дөрес гадәтләрен формалаштыру өчен яхшы мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев