Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Каенкай» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар уза

Бүген «Каенкай» балалар бакчасында Гүзәлия Вахитова җитәкчелегендә зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рус теле дәресе узды. Дәресне балалар бакчасы җитәкчелеге, тәрбиячеләр һәм Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова карады.

 

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә карата игътибарлы булырга өйрәтү, ата-аналарны да әлеге тәрбияви эшчәнлеккә җәлеп итү – төп максат. Балалар тиздән мәктәпкә барачак, зур юллардан бер үзләре генә йөриячәк. Балалар бакчасында бирелгән бирем һәм тәрбия аларга гомер буена ярдәм итәр дип уйлыйм.

Бакча мөдире Йолдыз Нургалиева бакчада юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү инженерлык фикерләвен үстерү белән бергә алып барылуын әйтте.

Тематик шөгыльләр башка төркемнәрдә дә уза. Кичә Гөлсияр Рисуновна бик матур шөгыль-дәрес күрсәтте. 3D ручкалар белән юл йөрү билгеләрен өйрәнделәр,- ди Йолдыз Сәет кызы.

Бакчада балаларның юлларда исән-имин йөрүенә ирешү өчен максатчан һәм күпьяклы эшчәнлек алып барыла. Дәресләр, ата-аналар белән җыелышлар, педагогик киңәшмәләрдә әлеге темага зур урын бирелә. 

Балаларның юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлекләрен тәрбияче Гүзәлия Харис кызы төрле сораулар биреп ачыклады. Иҗади фикерләп, балалар светофор рәсемен кисеп ясадылар. Светофорның биремнәрен үтәделәр.

Башка төркемнәрдә дә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган иҗади кичәләр уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев