Пучы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары Татарстанның иң яхшы ун отряды исемлегенә керде
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары һәм аларның җитәкчеләре арасында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясалды.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары һәм аларның җитәкчеләре арасында уздырылган конкурска 43 муниципаль районнан 56 эш тапшырылган иде.
Пучы мәктәбенең ЮИД отряды Татарстанның иң яхшы ун отряды исемлегенә керде. Әлеге уңайдан Пучы мәктәбе укучыларын һәм ЮИД отряды җитәкчесе Зәоинә Назиф кызын уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да шушы биеклектән төшмичә яңадан яңа уңышларга ирешүләрен телибез.
Материал Актаныш районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев