«Интертат» электрон газетасы: «Кичә йөгереп йөргән кеше инде юк»
Күп еллар «Актаныш авазы» телевидениесендә оператор булып эшләгән Марат Сәррахов вафат. «Интертат», якыннары һәм хезмәттәшләре белән сөйләшеп, Марат Нәкыйп улы истәлегенә язма әзерләде.
«Актаныш-информ» мәгълүмат үзәгенең «Актаныш авазы» телевидениесе операторы Марат Сәррахов – район телевидениесенең чишмә башында ук торган, аның сыйфатын яхшырту, дәрәҗәсен үстерү өчен көч куйган кешеләрнең берсе. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, һөнәре буенча аз гына эшләп ала да, туган ягы Актанышка кайтып төпләнә, «Актаныш авазы» телевидениесенә эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле Марат Сәррахов үзен камерадан башка күз алдына да китерә алмый, 26 ел гомерен телевидениегә
багышлый. «Актаныш» тапшыруларын караучылар район сулышын, яшәешен һәрдаим аның күзләре аша күрде», – дип яза аның турында хезмәттәшләре.
Марат Сәррахов быел яз Татарстанның җурналистлар бәйгесе «Бәллүр каләм»дә «Ел телеоператоры» исемен яулады. Әле 16 декабрь көнне генә «Татмедиа» агентлыгының Мактау хаты белән дә бүләкләнгән.
Районның иң матур, үрнәк гаиләләренең берсе булган Сәрраховлар гаиләсенә килгән кайгының авырлыгын аңлатып бетерерлек түгел. Җир җимертеп тормыш көткән, бүгенге көненә, балалары буй җиткәнгә сөенеп, аларны өйләндереп, кияүләргә биреп йөрисе мәлендә китеп барган Марат абый. Вафаты сәбәбе – соңгы елларда бик күп яшь гомерләрне алып киткән авыру – инфаркт.
Тормыш иптәше Чәчкә Сәррахова: «Парлап оныклар сөяргә җитешмәдек...»
Чәчкә апа Марат абый белән аның туган көнендә 1998 елда таныша. 4 ел очрашып йөргәннән соң, егет белән кыз матур гаилә корып җибәрә, 1 уллары һәм 1 кызлары дөньяга килә.
Бик авыр чагы булса да, Чәчкә апа хәләл җефете турында җылы сүзләр әйтергә үзендә көч тапты.
Марат – үз гомерендә беркемне дә рәнҗеткән кеше түгел. Олыны – олы, кечене кече итә белде, бөтен кешегә карата да ихтирамлы, игелекле булды. Үзенең әнисен дә, минем әнине дә тәрбияләп, хөрмәт итеп яшәде. Сабыр булды, сүз сөйләп йөрмәде. Эше дип янып яшәде инде. Салкын тигәндә дә, «эшләргә кирәк» дип чыгып йөгерә иде.
Минем өчен терәк, үрнәк ир, балаларыбыз өчен үрнәк әти иде ул… Кулыннан килмәгән эше юк иде. Бу елларда бик ашыгып, бөтен дөньябызны гөл кебек итеп ремонт ясады. Әйтерсең, эшләп өлгерим дип ашыкты... Атлап түгел, чабыплар йөрисеңдер, дип әйтә торган идем үзенә дә.
Чирлим дип, хастаханә юлларын таптаганы булмады аның. Соңгы вакытта «ашказаным авырта» дип кенә әйткәләде. Аннан, китәчәген сиземләгән сыман, шушы берничә көндә боек булуына да игътибар иттем.
Дүшәмбе көнне сәгать 4 тулар алдыннан миңа: «Малларны карадым, барып кайтасы җирем бар», – дип язган иде. Озак та тормады, «ашказаным авырта» дип, дару сорап шалтыратты. Ләкин ул ашказаны булып чыкмады шул… Эштән йөгереп диярлек кайтуыма өйдә нишләргә белмичә бәргәләнә иде инде…
Бик тә үкенечле итеп китеп барды тормыш иптәшем… Уебызда да юк иде бит болай аерылу. Парлы вакытта балаларыбызны башлы-күзле итәргә, оныклар сөяргә җитешмәдек. Шул гомер буе йөрәкне яндырып торыр инде. «Кызым, кияүгә чыкмыйсыңмы соң әле?» – ди торган иде кызга. Ул: «Ярар, әти, җитешермен әле», – дигәч: «Оныклар күрәсе килә бит, кызым. Оныклар туганчы, без исән булырбызмы икән ул», – дип авызын ера торган иде.
Киләсе елга 50 яшь туласы иде үзенә. «Юбилееңны үткәрәбезме, Уразага туры килә икән, Марат», – дигәч тә: «Ярар, карарбыз әле», – генә диде. Үзе исә «үткәрәм» дип дәртләнеп йөргән булган. Язмаган булган икән шул туган көннәр, парлап гомер итүләр… Бу кайгыны ничекләр генә кичереп бетерергә, – ди Чәчкә апа.
Дәвамы- «Интертат» сайтында https://intertat.tatar/news/aktanys-televideniese-operatory-marat-sarraxov-vafat-5870086
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев