Актаныш

Актаныш районы

16+
КЫР БАТЫРЛАРЫ

«Нур» хуҗалыгы механизаторы Илфар Хәкимов- туган җиргә һәм традицияләргә тугрылык үрнәге

Илфар Хәкимов «Нур» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1996 елдан эшли, туган ягының ныклы терәге ул. Бүген язгы чәчү чорында ул Zoomlion тракторын иярли, туфракны бодай чәчәргә әзерли, культивация ясый, дистә еллар буе тырышып эшләгән тәҗрибәсе яшьләргә матур үрнәк.

Быелгы язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк башланды, әмма һава торышы чәчү барышына үзгәрешләр кертте. "Кар һәм яңгырлар җирне әзерләүне тоткарлады. Туфрак тыгызланды, чүп үләннәре барлыкка килде — шуңа туфракны ике тапкыр эшкәртергә туры килә», — дип сөйли Илфар Вәгыйз улы. Авырлыкларга карамастан, «Нур» механизаторлары, һәр аяз торган сәгатьтән файдаланып, төн уртасына кадәр өзлексез эшлиләр. Хәкимовның көн саен 2000 гектарга кадәр  җир эшкәртүе — осталык һәм җаваплылык турында сөйли торган сан.

Кыш көне дә эштән туктамый ул:слесарь буларак техникаларны ремонтлауда катнаша. Ә урып-җыю чорында «Акрос» комбайнына күчеп утыра.

-Хезмәтемне күрәләр- вакытында хезмәт хакын бирелә, түләү яхшы, эш шартлары да әйбәт, язгы кыр эшләре вакытында өч тапкыр туклану оештырыла,- ди Илфар, – Барлык кырда эшләүчеләргә гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Исән-имин чәчүне сыйфатлы итеп тәмамларга иде.

Илфар бар гомерен туган авылына багышлаган райондашыбыз. Ул Куян авылында төп нигезне яшәтүче, яшьнәтүче, гаиләсе белән әти-әни нигезен саклап, матур итеп яшиләр. Хатыны Эльвира балалар бакчасы мөдире. Олы улы Илгизәр Казанда укый, кызы Илзира белән улы Гомәр Актанышның беренче санлы мәктәбендә белем ала.

Әтисенең һөнәрен дәвам итүе дә олы горурлык аның. Әтисе Вәгыйзь гомер буе хуҗалыкта механизатор булып эшләгән. Туганнарының улларын да эшкә өйрәтә Илфар, Фәнил Галиев абыйсы янында трактор янында кайнашып үсә, техникумны тәмамлагач, «Нур» хуҗалыгында эшли. Хәзер хезмәтен «Актаныш» агрофирмасында дәвам итә, районыбызның өметле механизаторларыбызның берсе. 

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев