Яңа Җияш авылы мәчетендә балалар өчен дин һәм тәрбия дәресе узды
Яңа Җияш авылындагы «Рәфикъ» мәчетендә балалар өчен дин һәм тәрбия дәресе узды.
Яңа Җияш авылында 7 мәктәп укучысы бар, 4 бала балалар бакчасына йөри. Алар- авылның киләчәге! Җәйге каникуллар вакытында урамнары тагы да тулылана, әби – бабалары янына кайткан балалар белән авыл тагы да ямьләнә. Кызлар, малайларны авыл клубы мөдире Эльмира Мирзаханова авылда үткәрелгән бәйрәмнәргә, чараларга тарта, балалар үзләре дә бик актив, авыл көннәрендә чыгыш ясыйлар, җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтәләр. Төрле кызыклы уеннар, шахмат-шашка ярышлары да оештырыла. Кышкы вакытта авыл балалары концертларда, спектакльләрдә катнаша. Тиздән урман-сулыкларга экскурсиягә барачаклар.

Бу юлы балалар 15 август көнне күптән түгел генә сафка баскан «Рәфикъ» мәчетенә җыелды. Биредә аларны Иске Богады абыстае Дәнифә Арсланова көтеп тора иде. Дәнифә абыстай балаларга дин һәм тәрбия дәресе үткәрде.

Дәрестә Иске Богадының "Өммөгөлсем" мәчете имамы Финус хәзрәт Хәйретдинов белән "Рәфикъ" мәчете имамы Дәниф хәзрәт Заһретдинов катнашты. Дәрес тәмамлангач, Дәниф хәзрәт Заһретдинов җитәкчелегендә җомга намазын укыдылар. Намазга балалар да кушылды.

- Аллаһым безнең кылган гыйбадәтләребезне уңай кабул кылсын, - ди Дәнифә абыстай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев