Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш егете Данир Нигъмәтуллин Сочида узган халыкара фестивальдә призлы урын яулады

Сочи (Адлер) шәһәрендә «Сәнгать дөньясында» балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль программасы кысаларында V Халыкара «Триумф на Южном побережье» конкурс-фестивале узды. Әлеге абруйлы халыкара бәйгедә Актаныш районы данын Әнәк авылы мәдәният йорты солисты Данир Нигъмәтуллин лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Яшь җырчы «Халык вокалы» номинациясендә, 13–15 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.

 

 

Зур сәхнәдә Данир «Ай җаный, вай җаный» татар халык җырын тирән хисләр белән, үзенчәлекле башкару осталыгын күрсәтеп тәкъдим итте. Аның чыгышы халыкара дәрәҗәдәге таләпчән жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.

Яшь талантны әлеге конкурска аның җитәкчесе — Нигъмәтуллина Фәйрүзә Вәсим кызы әзерләгән. Остазның тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы һәм укучысына булган игътибары әлеге уңышның төп нигезе булып тора.

Конкурсның жюри рәисе — Кубаньның һәм Украинаның атказанган артисткасы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Дәүләт академия Кубань казаклары хоры хормейстеры Елена Валерьевна Куликовская. Шулай ук жюрида Краснодар краеның атказанган артисткасы, джаз җырчысы Ирина Александровна Бабичева һәм югары категорияле мөгаллим, Краснодар дәүләт мәдәният институты доценты Надежда Олеговна Подпоринова кебек сәнгать дөньясында танылган белгечләр эшли.

Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан Нигъмәтуллина Фәйрүзә Вәсим кызына Рәхмәт хаты да тапшырылды. Анда аның халык иҗатын саклау һәм үстерүгә керткән зур өлеше, намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылыгы аеруча билгеләп үтелә.

Без дә якташыбыз Данир Нигъмәтуллинны һәм аның остазы Фәйрүзә Вәсим кызын әлеге зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да иҗади илһам, яңа казанышлар, биек үрләр һәм дөнья сәхнәләрендә зур җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев