Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш районындагы китапханәләр фондында 397 124 данә китап бар

Бүген, 27 майда Россиядә Гомумроссия китапханәләр көне — безгә белем дөньясын бүләк итүчеләр: китапханәчеләр, библиографлар һәм китап белгечләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

 

Бәйрәм тарихы

1995 елда Россиянең беренче гомуми кулланыштагы дәүләт китапханәсе — Император гавами китапханәсе (Хәзерге Санкт-Петербургтагы Россия Милли китапханәсе) нигезләнү хөрмәтенә оештырылган. Аның төзелүенә 230 ел!

Актаныш районында түбәндәге китапханәләр халыкка
хезмәт күрсәтәләр:

• Үзәк китапханә
• Балалар китапханәсе
• авыллардагы 35 филиал
Аларда 47 белгеч эшли- даими укыйлар һәм квалификацияләрен күтәрәләр.

Район фондын 397 124 данә китап тәшкил итә (шуның 193 557 е — татар телендә). Бу китап кына түгел, ә милли байлыгыбыз!

Китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Хезмәтегез, китапларга һәм укучыларга булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Сезнең дөнья һәрвакыт зирәклек һәм илһам белән тулы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев