Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш вәкилләре Үзбәкстанда: мәдәни хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «ТатКультРесурс» үзәге тарафыннан оештырылган эшлекле сәфәр кысаларында Үзбәкстан Республикасына Татарстаннан зур делегация юл тотты. Әлеге мөһим сәфәрдә Актаныш районыннан да вәкилләр катнаша.

Яңа Әлем мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Газизова, сәнгать җитәкчесе Дилбәр Хуҗина һәм Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйлә Галимова Үзбәкстанның Фергана, Риштан, Коканд һәм Ташкент шәһәрләрендә булып, милли мәдәният, гореф-гадәтләр һәм һөнәрчелек традицияләре белән якыннан таныша. Алар шулай ук җирле белгечләр белән тәҗрибә уртаклашып, уртак проектлар өчен яңа мөмкинлекләр барлый.

Әлеге сәфәрнең төп максаты — Татарстанда милли һөнәрчелекне тергезү, саклау һәм үстерү, мәдәни багланышларны ныгыту. Мондый очрашулар иҗади фикер алышу, яңа идеяләр туплау һәм һөнәри үсеш өчен киң мөмкинлекләр ача.

Актаныш вәкилләре Татарстаннан зур делегацияне Үзбәкстанга җибәргән Мәдәният министрлыгына, шулай ук сәфәрне югары дәрәҗәдә оештырган «ТатКультРесурс» үзәге җитәкчесе Алсу Равил кызы Мифтаховага һәм аның командасына ихлас рәхмәтләрен белдерәләр.

Шулай ук тәҗрибә туплау өчен мөмкинлек тудырганнары өчен Актаныш муниципаль районы җитәкчелегенә, ә җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен Үзбәкстан Республикасына тирән рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Мондый хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итеп, ике тугандаш халык арасындагы мәдәни бәйләнешләрне тагы да ныгытыр, дип ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев