Актанышның мәдәни йөзе: Бүген районыбыз мәдәният хезмәткәрләре еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае бу көннәрдә гөрләп тора. Кичә генә районкүләм Укытучылар көнен бәйрәм иткән идек. Бүген исә мәдәният юнәлешенең икееллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Мәдәният конференциясендә район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашты.
Мәдәният конференциясенең беренче өлеше Кәзкәй мәдәният йортында узды. Биредә авыл мәдәният йортының үрнәк проектлары тәкъдим ителде, Башкортостаннан килгән артистларыбыз концерт белән чыгыш ясады.
Икенче өлеш театральләштерелгән тамаша белән район мәдәният сараенда дәвам итте.
Мәдәни эшчәнлеккә нәтиҗәләр белән авыл җирлеге башлыклары, башкарма комитетның мәгариф, финанс бүлеге, мәдәният йорты, китапханә, сәнгать мәктәбе, музей, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле белгечләре, җитәкчеләр дә танышты.
Актаныш районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова мәдәният өлкәсендәге еллык эшләнгән эшчәнлеккә анализ ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде.
Актаныш муниципаль районы үзәкләштерелгән системасы җитәкчесе Альбина Гайнетдинова, Җирлекара үзәк китапханә директоры Эльвира Хәбирова, Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Айзат Әмиров, Яңа Әлем мәдәният йорты директоры Гөлназ Газизова үз тармакларындагы уңышлар, казанышлар, чишәсе мәсьәләләр турында сөйләделәр.
Район башлыгы Ленар Зарипов мәдәният хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре, һәм аеруча милли кодыбызны саклап, халкыбызга рухи азык, күтәренке кәеф бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерде. Авыл җирлекләрендәге мәдәният учакларының барысын да «Цифрлаштыру» милли проектын тормышка ашырып интернет челтәренә тоташтыру бурычын куйды. Шулай ук грантларда, конкурсларда катнашу аша төрле федераль, республика дәрәҗәдә Актаныш мәдәниятен күрсәтү, таныту да мөһим.
Районыбызның асыл уллары авылларыбызны саклау, үстерүдә үзләреннән саллы өлеш кертә. Мәсәлән, меценат Илшат Фәрдиевнең «Әманәт» хәйрия фонды ярдәме белән туган авылы Әнәк көннән-көн яңара, мәдәният йорты, данлыклы «Бабайда кунакта» паркы, спорт мәйданчыклары, Шәрип Шәймиев музее быелгы җәйдә тагы да уңай үзгәрешләр кичерде. Ленар Рафак улы мәдәният хезмәткәрләренә һичшиксез Әнәкне күреп, үрнәк алып кайтырга кушты.
Конференция бик тә эшлекле шартларда узды, чыгышлар төпле, конкрет мисаллар белән, аңлаешлы, киләчәккә дөрес юнәлеш алып барырлык итеп әзерләнгән иде. Алар хакында алдагы язмаларда яктыртачакбыз.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре, әлбәттә, бүләкләү өлеше иде.
Актаныш районы мәдәниятенә аеручы зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Татарстан Республикасының, Актаныш районының дәрәҗәле бүләкләрен Ленар Зарипов тапшырды. Шулай ук алдынгыларны, яшь белгечләрне, юбилейларын каршылаучыларны башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Наилә Исламова котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев