Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Бөек Тукаебызның туган көне, Туган тел көне белән, дуслар!

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә Актаныш үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре ел саен зур бәйрәм үткәрәләр. Быел да әлеге зур районкүләм шигырь бәйрәме 25 апрель көнендә «Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә гөрләп үтте.

Чараны мәктәпкәчә белем бирү методисты Наилә Назыйф кызы ачып җибәрде. Бәйрәмгә шагыйрьнең әкият геройлары Былтыр, Шүрәле, Су анасы, Күбәләк, Кызыклы шәкерт килделәр. Тамашачыларга кызыклы уеннар уйнаттылар, сораулар бирделәр, биеттеләр, җырлаттылар.

Чарада “Каенкай”, “Ромашка”, “Алтынчәч”, ”Умырзая”, ”Әтәчкәй”, ”Тылсым”, "Кояшкай" балалар бакчалары нәниләре һәм Актанышның башлангыч мәктәп укучылары, "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның" яшь каләмчеләре катнашты. Балалар Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп курсәттеләр. Китапханә җитәкчесе Әхмәдишина Гөлназ Рәфис кызы шигырь бәйрәмендә катнашкан балалар бакчалары коллективларына һәм мәктәпләргә  Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Ярмиева Фирүзә Фәнил кызы истәлек бүләкләре белән балаларны сөендерде.

Кунакларга Г. Тукайның китапларыннан күргәзмә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев