ЕРАК СӘФӘРДӘН ҖАНГА ЯКЫН ХӘБӘР: «Агыйдел» ансамбле Кемерово өлкәсендә булачак Сабантуй бәйрәмендә катнаша
Актаныш районының, Татарстаныбызның йөзек кашы «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә Кемерово өлкәсендәге милләттәшләребезне сөендерергә җыена.
Әле генә «Ак инеш» бию ансамбленең Кемеровога сәфәргә чыгуын язган идек. Баксаң, "Ак инеш«не тергезеп үстерүче, канатлар куе биеккә этәрүче «Агыйдел» ансамбле дә Россиянең бу үзенчәлекле шәһәрендә узачак Сабантуй бәйрәмен ямьләячәк икән. Бу хакта безгә ансамбльнең җитәкчесе Лилия Ялалова хәбәр итте.
Кадерле артистларыбыз! Татар халкының милли моңнарын, нәзакәтле дә, гаярь дә эчтәлекле биюләрен янә кан-кардәшләребезгә танытуда, туган телебезне саклауда зур хезмәт куясыз. Бу юлы да тамырларын сагынып яшәүче милләттәшләребезнең күңелләренә илһам, сагыну-сагышларына дәва биреп кайтыгыз. Ак юллар сезгә, Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев