Ямалы авылында «Агыйдел җыены» узды
8 августта Татар Ямалы авылында «Агыйдел җыены» узды. Татар Ямалы һәм Мәсәде мәдәният йортлары хезмәткәрләре, авыл җирлекләре белән берлектә оештырган чара Агыйдел буйларында яшәгән авыллар тарихын, аларда гомер кичергән кешеләрнең истәлекләрен бер мәйданга җыйды.
«Агыйдел җыены»нда югалган авыллар, маякчылар, Дербёшка һәм Ямалы пристаньнәре тарихы яңгырады. Элек пристаньдә эшләгән, су басу куркынычы аркасында күчеп киткән Өшәр, Чиялек авылларында балачакларын уздырган якташлар җыенга кайтып, хатирәләре белән уртаклашты, концерт номерлары тәкъдим итте. Мәсәде авылыннан бүген дә пароходта хезмәт итүче Фәрит абый җитәкчелегендәге команда да бәйрәмдә катнашты. Фәрит абый оешманың тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Кунаклар өчен кайнар чәй, уха, балык ашы, коймак, тәбикмәк һәм башка милли ризыклар әзерләнде.
Бәйрәмгә әзерлек атна дәвамында барды. Дербёшка һәм Ямалы пристаньнәренә багышланган фотокүргәзмәләр, төрле күргәзмәләр, чәй табыны, Ямалының агач Шүрәлесе һәм бичуралары кунакларны каршы алды. Дәвир Галиев ясаган агач сал-пароход исә үзенчәлекле фотозонага әверелде. Капкадан керүгә үк кадет мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Нургалиев Румил Рузил улы кунакларны «Авылымның зәңгәр күзләре» дип аталган проекты белән таныштырды. Җыенда кармак белән балык тоту, ишкәкле көймәләр ярышы, су ташу кебек төрле уеннар да оештырылды. «Мондый бәйрәмне үз күзе белән күргән кеше генә аның масштабын һәм үзенчәлекле рухын тулысынча тасвирлый ала», — ди оештыручылар.
Татар Ямалы мәдәният йорты җитәкчесе Айсылу Фирдинант кызы җыенны уздыру идеясен хуплаган һәм аны үткәрергә мөмкинлек биргән район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, «Агыйдел җыены» турында алга таба интернет челтәрендә һәм газета битләрендә дә материаллар дөнья күрәчәк. Киләсе елда җыенны Мәсәде авылында үткәрү планлаштырыла. Оештыручылар киләсе очрашуны да киң колачлы итеп уздырырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев