Мохтар Мутин исемендәге театраль фестивальгә йомгак: җиңүчеләр исемлеге
Актаныш төбәге халкы — театр сәнгатен чын күңелдән сөюче, аның нечкәлекләрен аңлаучы һәм иҗатка гашыйк халык. Өч ай дәвамында районның үзешчән һәм халык театрлары сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтеп, тамашачы күңелен яулады, рухи ләззәт бүләк итте.
Быелгы бай традицияле иҗат бәйгесенә Пучы халык театры нокта куйды. Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе тамашачыларны җылы хисләр дулкынына төрде. Сәхнәдәге ихласлык, җанлылык, артистларның ихтыяр көче — барысы да югары бәяләнде, һәм коллектив лаеклы рәвештә бәйгенең Гран-приен яулады.
Быел татар театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, якташыбыз, бөек актер Мохтар Мутинның тууына 140 ел тулу уңаеннан, җиңүче коллективка аның исемендәге күчмә кубок тапшырылды.
Бәйге нәтиҗәләре:
- III урын — Иске Кормаш халык театры (җитәкчесе — Ирек Хаҗиев). Айдар Нуриевның «Балам» мелодрамасы өчен. Илнар Вәлиев — үз ролен иң оста башкаручы.
- Шулай ук III урын — Иске Богады халык театры (җитәкчесе — Әсфирә Хафизова).
Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» комедиясе өчен. Таңсылу Хафизова — икенче план хатын-кыз ролен иң оста башкаручы.
- II урын — «Сәфәр» халык театры (җитәкчесе — Илдус Харунов). Илдар Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» драмасы өчен. Фидаил Шәйхетдинов — үз ролен иң оста башкаручы. Шулай ук Рафаэль Исмагыйлев та югары осталыгы белән аерылып торды. Коллектив «Иң оста ир-егет актерлар ансамбле» номинациясендә дә җиңү яулады.
- I урын — Зөбәер халык театры (җитәкчесе — Гөлүсә Габидинова). Риза Ишморатның «Хезмәт батырлары» мелодрамасы өчен. Зиннур Хатыйпов — иң яхшы дебют, Илфат Раянов һәм Алинә Галләмова — үз рольләрен оста башкаручылар.
- Шулай ук I урын — Киров халык театры (җитәкчесе — Алсу Хуҗина). Илгиз Зәйниевның «Әрем исе» мелодрамасы өчен. Фәнил Гарипов һәм Илназ Әгъләмов — үз рольләрен иң оста башкаручылар. Коллектив «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә җиңүче булды.
- Гран-при — Пучы халык театры (җитәкчесе — Илгина Нуретдинова). Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе өчен.
- Айгиз Гыйлемов — «Актер-җитәкче», Айгөл Авзалова — төп рольне иң оста башкаручы, Айрат Гәрәев — иң оста уен күрсәтүче.
- Режиссер — Линар Миңнемуллин. Коллектив шулай ук «Иң яхшы фольклор спектакле» номинациясендә дә җиңү яулады.
Бу бәйге — театр сәнгатенең көчле рухын, талантлы җитәкчеләр һәм артистлар тырышлыгын тагын бер кат раслады.
Сәхнә утлары сүнмәсен, иҗат дәрте сүрелмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев