Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Без- көрәшче егетләр!

Без-Руфил һәм Румил Нургалиевлар Актаныш районы Татар Ямалы авылында яшибез. Мин— Руфил-13 яшьтә.Энем Румилгә-8 яшь. Мин-6 нчы, энем 2 нче сыйныфта гел яхшы билгеләренә генә укыйбыз. Иң кечкенәбез -Рунил- балалар бакчасына йөри. Бар яктан да талантлы без: җырлыйбыз да, биибез дә, нәфис сүз осталары да.Ә шулай да безнең иң яраткан шөгылебез бар. Ул да булса -татарча көрәш.

Мәктәбебездә көрәш түгәрәге инде күптәннән эшләп килә.Мин 1 нче сыйныфтан бирле көрәшне үз иттем, ә энем Румил исә- балалар бакчасыннан ук минем белән бергә түгәрәккә йөри.

Көрәш түгәрәге мәктәбебездә атнага 3 тапкыр уздырыла: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә.Тренерыбыз-бар яктан да тырыш, уңган, балалар яратучы, үз эшенең чын остасы-Бикмухаметов Айгиз Фаиз улы. Төрле сыйныфларда белем алучы егетләр, без -барыбыз да түгәрәкне яратып йөрибез.

Айгиз абый безне көрәшнең төрле серләренә төшендерә, яңа алымнар өйрәтә.Тренер абыебызның тырышлыгы бушка китми, без, чыннан да, ярышларда алдынгы урыннар яулыйбыз. Район буенча узган турнирларда төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында һәрдаим диярлек лаеклы 1 нче урынны бирмибез. Район эчендә генә түгел, төрле шәһәрләргә, район үзәкләренә барып, уңышлы чыгыш ясыйбыз. Узган елгы авылыбыз Сабантуенда милли көрәш буенча мин батыр калдым һәм иң зур бүләк- тәкә белән бүләкләндем. Быелгы Сабантуйда энем Румил батыр калды. Бу уку елында да инде байтак призлар, кубок-медальләр алып өлгердек. Безне күреп, 2 генә яшьтә булса да, нәни энебез дә : «Мин көрәшкә киттем, диеп!» рюкзаклар җыйнап йөри. Аның да безгә иярәсе килә. Киләчәктә, ул да безнең сафларга басар дип уйлыйбыз. Тренер абыебызга зур рәхмәт әйтәсебез килә.Киләчәктә дә бу түгәрәк яшәсен, батыр егетләр кимемәсен дигән теләктә калабыз.

Фотода: Руфил-Румил Нургалиевлар, тренер Айгиз Фаиз улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев