Актаныш районы мәктәпләре яңа уку елына әзерме?
18-19 август көннәрендә Актаныш районы мәктәпләренең 2025-2026 уку елына әзерлеге тикшерелә.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге кабул итү комиссиясе мәктәп бизәлеше, ишегалларын төзекләндерү һәм куркынычсызлык чараларын көчәйтүне дә кертеп, башкарылган эшләргә бәя бирә.
Күренеп тора, барлык мәктәпләрдәге укытучылар да уку йортын яңа уку елына әзерләүдә бөтен көчләрен куйган: уку сыйныфлары, әсбаплар, шартлар балаларга тирән белем алу өчен тудырылган. Шулай ук куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән — мәктәпкә керү катгый контрольдә тотыла.
Әти — әниләргә мөрәҗәгать итәм: сабыр, түзем булыгыз, балагызга белем үзләштерүне югары дәрәҗәдә тәэмин итегез. Баланың киләчәге гаиләгә бәйле. Өйдә балаларга дөрес тәрбия бирегез, ә мәктәп белем бирә һәм тәрбияне дөрес юлга юнәлтә, — дип ассызыклады Ленар Рафакович.
Пучы мәктәбе 2025-2026 уку елын зур әзерлек белән каршы ала. Яңа уку елын 220 укучы белән каршылаячаклар. 1 сыйныфка 19 бала укырга керәчәк. Унберенче сыйныфтагы 10 укучы БДИ тапшырачак. Пучы мәктәбенә ике юнәлештә- Колын, Иске Айман, Качкын, Усы, Түке, Зөбәер, Чәчер, Күҗәкә авылларыннан 60 укучы мәктәпкә автобусларда йөриячәк.
Пучы урта мәктәбе директоры Ландыш Нургалиева коллективның яңа уку елына тырышып әзерләнүен әйтте:
Мәктәптәге кабинетлар, ашханә, спорт залына косметик ремонт ясадык. Идәннәр, стеналар, түбәләрне буядык. Бакчада үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрне саткан акчаларның бер өлешен- 20 мең сум акча буяу алу өчен тотылды. Ата-аналар да ярдәм итте , – диде Ландыш Сәяфовна.
Актаныш районының берничә мәктәбе төрле программа кысаларында ремонтланды:
- Аккүз мәктәбе: Татарстан Республикасы программасы кысаларында ашханә ремонтланды (6 млн.сум), яңа җиһазлар сатып алынды.
- Яңа Әлем мәктәбе: федераль программа буенча капиталь ремонт ясалды (29 млн.сум), җиһазлар тулысынча яңартылды, иминлек, технология кабинетлары махсус җиһазландырылды.
- Әтәс, Такталачык һәм Чалманарат мәктәпләренең түбәләрен ремонтлауга район бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.
- Мари Суыксуы мәктәбенең остаханәсе дә җирле бюджет ярдәме белән 900 мең сумга яңартылган.
Укучылар саны кимү сәбәпле, Уразай мәктәбе башлангыч мәктәп статусына күчерелде. Балаларга укуларын Такталачык мәктәбендә дәвам итәргә тәкъдим ителде, моның өчен мәктәп автобусы куелды.
Зилә Хәмәтнурова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев