Казанда күпфатирлы йорттагы газ шартлаган фатирда ир-ат мәетен тапканнар
Республикада

Казанда күпфатирлы йорттагы газ шартлаган фатирда ир-ат мәетен тапканнар

Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, Казанда күпфатирлы йортта газ шартлаган.

Фаҗига Лукина урамы, 1А йортының 7 нче катында килеп чыккан. Фаҗига урынына тиз арада янгын сүндерүчеләр килгән һәм фатир балконындагы утны сүндергән. Бу вакытта янгын 5 квадрат метр мәйданны биләп өлгергән. 

Коткаручылар гадәттән тыш хәлгә чик куйган вакытта ир-ат мәетен табып алган. Хәзерге вакытта аның үлем сәбәпләре ачыклана.

Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе башланган. Шартлауның килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.


Нет комментариев