Игелекле Актаныш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Меңнәр мәктәбе укучылары гуманитар ярдәм әзерләде
Меңнәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары Хәрби патриотик оборона масса айлыгын игелекле гамәлдән башлап җибәрде.
-
«Без бергә!» концертыннан безнең фоторепортаж
Бүген районыбызда зур вакыйга-игелекле гамәлләргә рухландыручы махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән «Без бергә!» хәйрия концерты уза.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең яшь юл хәрәкәте инспекторлары җитәкчеләре белән бергә окоп шәмнәре ясады
Актаныш районы мәгариф оешмалары, мәктәпләр каршында 94 яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды эшли. Аларның һәрберсе райондашларыбызга юл кагыйдәләрен пропагандалау эшеннән тыш махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм әзерләүдә актив катнаша.
-
Көртләр белән көрәшеп: «Игелек үзәге»нең социаль хезмәткәрләре өлкәннәрнең ишегалларын чистарта
Районыбызның социаль хезмәткәрләре өчен бу көннәрдә аеруча эш күп.
-
Чын күңелдән ярдәм: Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның гаиләләренә утын кайтару дәвам итә
Актаныш районы җитәкчелегенә утын кайтартуда ярдәм сорап 38 гаилә мөрәҗәгать иткән иде.
-
Иске Богады җирлеге халкы махсус хәрби операциядәге авылдашларының гаиләләренә ярдәм оештырды
Актаныш районы егетләре махсус хәрби операция башланганнан соң үзләренең батырлыгын, кыюлыгын, бер-бер артлы раслап кына торды. Геройларыбызның четерекле шартларда неонацизм белән көрәшүләрен ишетеп-белеп торучы район халкы бик тиз арада ярдәм оештырып җибәрде. Гөлинә Иделбаева исемле кызыбызның «Без-бергә» волонтерлар төркеменә районыбыз авылларында яшәүче олысы-кечесе кушылды. Һәркем кулыннан килгәнчә, кайвакыт үз мөмкинлекләреннән тыш та сугышчыларыбызга ярдәм итәргә ашыкты. Иске Богады авыл җирлегендә яшәүчеләр дә бу эштән читтә калмады. Авылдашлар күз алдында тәгәрәп үскән 6 егетен махсус хәрби операциягә озатты. Кеше кайгысына беркайчан битараф булмаган авылдашларым бу юлы да бердәмлек күрсәтте.
-
Махсус хәрби операциядәге Иске Байсар авылы егетләренең гаиләләренә Кыш бабай һәм Кар кызы кунакка килде
Яңа елны һәрберебез якты өметләр, теләкләр белән көтеп ала. Аеруча балалар Яңа ел могҗизасына ышана.
-
Район хакимиятендәге җитәкчелек «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды
«Теләкләр чыршысы» акциясе Татарстаныбызда, шул исәптән Актанышыбызда да киң яңгыраш алды. Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Кыш бабайга зур өметләр баглап хат язган нәни актанышлының хыялын тормышка ашырачак.
-
5 авылдашларын хәрби операциягә озаткан тыңламаслылар гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертә
Бүген берәүнең дә күңеле тыныч түгел, иртә торса да, кич ятса да бер уй- илебез егетләре яу кырыннан исән-сау кайтсын! Тыңламаслылар да тизрәк махсус хәрби операция тәмамланып батырларның үз аякларында кайтуын көтә.
-
Чик сакчысы булып хезмәт иткән егетләр махсус хәрби операциядәге гаскәрдәшләренә гуманитар ярдәм озатты
Актаныш районында илебез алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәгән егетләрнең дистәләгән оешмасы эшләп килә. Алар арасында чик сакчылары аерылып тора. Актаныш районыннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм илтәчәкләрен белгәч, чик сакчылары оешмасы егетләре якташларыбызны Яңа ел күчтәнәче белән кундырырга уйлап махсус тартмалар әзерләгән.
-
Киң күңелле син, әй, халкым: Актаныш чәкчәкләре Бурденко госпиталенә барып җитте
Бу көннәрдә Мәскәүнең махсус хәрби операциядә яраланган солдатлар дәвалана торган академик Н. Н. Бурденко исемендәге госпитальдә бәйрәм рухы. Актаныш волонтерлары төрле милләттән булган илебез сакчыларын татар халкының татлы чәкчәге белән сыйлап, Яңа ел белән котлап кайтты.
-
Тиздән ярдәм олаулары юлга кузгала: берсе- Мәскәүгә, икенчесе- МХОгә
Бүген- иртәгә «Без- бергә» волонтерлар хәрәкәте тарафдарлары ике юнәлешкә олы юлга чыгарга әзерләнә. Беренчесе, алдан инде берничә тапкыр хәбәр иткәнчә, Мәскәүгә, Н. Н. Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә дәваланучы яралы солдатларга Яңа ел күчтәнәче, икенчесе- махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм илтергә.
-
Күңел җылысын биреп: Иске Байсарда мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре хәйрия концерты куйды
8 нче декабрь көнне Иске Байсар мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Күңел җылысын биреп» дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды.
-
«Игелек марафоны» — изгелекле гамәлләр барланган чак! (фотолар)
Район мәдәният сараенда «Игелек марафоны» үтә. Әлеге изге ниятле чара бездә 24 мәртәбә үткәрелә.
-
Безгә язалар: Рәхмәтем чиксез!
Өлкэннэр ункөнлеге узды, хэзер инвалидлар ункөнлеге дә тәмамланып килә.