Игелекле Актаныш рубрикасы буенча яңалыклар
-
МХОдә катнашкан солдатның әбисе Фәйрүзә Имамгалиева авылдашлары белән солдатларга токмач кисеп озата
Тыңламас авылыннан Украинадагы неонацизм тарафдарлары белән көрәшергә шактый ир-егет хәрби хезмәткә киткән. Аларның шактые Россия, Татарстанның башка шәһәрләреннән чакырылган. Мәсәлән, 82 яшьлек Фәйрүзә Имамгалиеваның Тамбов шәһәрендә яшәүче оныгы Ренат контракт төзегәннән соң махсус хәрби операциядә катнаша. Чал чәчле әбекәй оныгы кебек солдатларга токмач кисеп озата.
-
Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова: Бездә эш гөрләп бара!
Кемнәрдер җәйге отпуск-каникуллар белән мавыгып ял иткәндә, районыбызның инвалидлар оешмасында эш гөрләп бара. Бу атна башында, мәсәлән, «Игелек марафоны»нда җыелган акчалар буенча чираттагы утырыш уздырганнар. Түбән Кама шәһәрендә үткән спартакиада нәтиҗәләре куанычлы, Актаныш командасы икенче урынны яулаган. Мохтаҗ инвалидларның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча да күләмле эшләр башкарыла. Бу хакта район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән әңгәмә корып алдык.
-
Махсус хәрби операциядәге егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнә: Мөһим эшкә балалар да кушылды
Махсус хәрби операциядәге егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм җыю акциясенә район мәктәпләренең укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар, «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче укучылар,техникум студентлары да кушылды.
-
Социаль хезмәткәрләр- авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең соңгы таяну ноктасы
Бүген, 8 июнь- Социаль хезмәткәрләр көне.
-
Актанышлылар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатырга әзерләнә
Актаныш районы халкы язгы бакча эшләреннән бушаган арада махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүне дәвам итә.
-
Россия узышын оештыручы якташыбыз чемпион калып, приз акчасын СВОдагы егетләргә тапшырды
Якташыбыз Рәдис Хашимов бу көннәрдә туган ягы Актанышта автомобиль кроссы буенча Россия чемпионаты һәм Татарстан беренчелеге уздыруда башлап йөрде. Рәдис Мөбарәк улы үзе дә ярышларда катнашты һәм җиңүче исемен яулады.
-
Сабитовлар гаиләсе Пучы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар ашы уздырды
Тирә-юньдәгеләргә игелек кылуның нинди генә юллары юк. Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе шушы көннәрдә Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар ашы уздырды.
-
Ифтар-2024: Якташыбыз Вәсим Вахитов райондашларны авыз ачу мәҗлесенә җыйды
Изге рамазан аенда җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләре оештыру бик күркәм, игелекле гамәл. Казандагы «Актаныш якташлык җәмгыяте» җитәкчесе Вәсим Вахитов ел саен туган ягыбызга кайтып матур очрашу- ифтар үткәрә. Быелгы ураза аенда да әлеге традициягә тугры калып Вәсим Хуҗаҗан улы «Җәмигъ » мәчетендә мәҗлес уздырды.
-
Утын кисү өмәсендә: Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту - авыл җирлеге башлыгының төп вазыйфасы ул
Районыбызда инде елдан артык утын кисү өмәләре оештырыла. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның гаиләләренә утын әзерләү өмәсенә авыл җирлеге башлыклары да кушылды.
-
«Форпост» оешмасы активистлары мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга өй-ихата тирәләрен кардан чистартырга булыша
Яз бик матур килә, әмма башка еллар белән чагыштырганда, сигез тапкырга күбрәк яуган карны кояш җылысы гына күз ачып йомганчы эретеп бетерә алмас.
-
Рамазан аенда мәрхәмәт күрсәтик әле- Юлия апабызны йортлы итик!
Юлия апа Әхмәтованы районыбызда белмәгән кеше юктыр. Бөек Ватан сугышы чоры баласы буларак ул үзенең замандашлары өчен озак еллар янып-көеп йөри. Аларга хөкүмәтнең, район җитәкчелегенең йөз белән борылуын теләп чыгышлар ясый, исемлеген булдырып китап битләрендә исемнәрен мәңгеләштерә. Менә шундый тынгысыз зат 84 яшендә йортсыз калды.
-
«Баламишкин» гармунчылар халык ансамбле Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм концерты күрсәтте
«Баламишкин» гармунчылар халык ансамбле Пучы авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар йортында бәйрәм уңаеннан концерт куйдылар.
-
Илфак Бариев: Берәүне дә мәҗбүр итмибез, егетләр үз теләкләре, үз кораллары белән МХОдагыларның гаиләләренә утын әзерли
Районыбызда бик тә саваплы гамәл башланып киткәнгә дә елдан артты. Муниципаль милек булып саналган юл буе полосаларында үскән агачларны сирәкләп, киселгәннәрен түмәрләп, махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә илтү 2022 елдан бирле дәвам итә.
-
«Батырлар кайтавазы»- районыбызның сугыш хәрәкәтләре ветераннары гуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концерты куйды
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарыбыз зур хәйрия концерты оештырды.
-
Бүген Аккүз һәм Актаныш авылларына махсус хәрби операциядәге сугышчыларның гаиләләренә утын кайтарыла
Районыбызда махсус хәрби операциядәге батырларыбызның гаиләләренә утын әзерләп бирү дәвам итә.