Иҗтимагый оешмаларда рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышлылар Түбән Кама шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында узучы шахмат-шашка ярышларында катнаша
Бүген Түбән Кама шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында шахмат-шашка ярышлары башланып китте. Анда безнең Актаныш районы инвалидлар оешмасының җыелма командасы да катнаша. бу хакта безгә җәмгыять җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова хәбәр итте.
-
Өлкәннәр генә димәгез!
Бүген Актанышның «Батыр» спорткомплексында спорт бәйрәме- өлкәннәр өчен спартакиада уза. Районыбызның барлык авыл җирлекләреннән олы яшьтәге абый-апалар әлеге чарага бик нык әзерләнеп, күнекмәләр ясап ярышларга килгәннәр.
-
Актанышта Өлкәннәр ункөнлегендә игелекле очрашулар дәвам итә
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Өлкәннәр декадасы кысаларында авыл җирлекләрендәге башлангыч инвалидлар берлеге җитәкчеләре янына барды.
-
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле өлкәннәр!
Бүген, 1 октябрьдә Актанышта Халыкара өлкәннәр көненә старт бирелде.
-
Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы республика йөзү ярышында 1 урынны яулады
6 сентябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Су спорт төрләре сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең йөзү ярышында Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы 1 урынны яулады.
-
Мөмкинлекләре чикләнгән йөзүчеләребез Казаннан алтын һәм көмеш медальләр белән кайтты
6 сентябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Су спорт төрләре сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең йөзү ярышы булды. Әлеге спорт чарасында Актаныш районы инвалидлар оешмасы да катнашты. 6 райондашыбыздан торган команда зур уңышлар белән кайтты.
-
Язмышларны була үзгәртеп!
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова бәхетсезләрне бәхетле итүче изге җаннарның берсе. Язмыш тарафыннан кыерсытылган күпме райондашларыбыз бүген аңа рәхмәт сүзләре әйтә, аларны санаганы гына юк. Бүген без шундыйларның берсе белән таныштырабыз. Тормыш чоңгылында калган 51 яшьлек ир-егетнең язмышы чын мәгънәсендә борылыш алган.
-
Яңа Әлем өлкәннәре күрше авылга велосәяхәткә барды
Җәйнең аяз, матур көннәрендә велосипедта җилдерү балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә аерым бер рәхәтлек бирә. Яңа Әлем ветераннары, балачактагыча, ике тәгәрмәчле дусларын иярләде. Күрше Иске Әлем авылына велосәяхәт кылдылар.
-
Актанышның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчылары республика ярышында уңышлы чыгыш ясады
Узган шимбәдә, 21 июнь көнне Азнакай шәһәренең спорт мәйданчыгы спортта зур уңышларга ирешү ноктасына әйләнде. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика, ядрә ыргыту, озынлыкка сикерү буенча республика ярышлары узды, анда Татарстанның башка шәһәр һәм районнарыннан, шул исәптән безнең Актаныш районы командасы да катнашты.
-
Актанышның спортчы инвалидлары республикакүләм голбол ярышында икенче урын алды
Гадәттәгечә, ел башыннан сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән спорт сөючеләр өчен республика ярышлары башланды. Актаныш инвалидлар җәмгыяте алдагы ике спорт бәйгесендә билгеле бер сәбәпләр аркасында катнаша алмаган иде, әмма Әлмәттә узган турнирда безнең команда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, 2 нче призлы урынны яулады.
-
Актаныш районы ветераннарының Яңа ел бәйрәме узды
Бүген аскы Актаныштагы ветераннар йортында Яңа ел бәйрәме узды, анда районның актив ветераннары һәм авыл җирлекләренең ветераннар советы җитәкчеләре катнашты.
-
Инвалидлар декадасы: Иске Байсарда спартакиада узачак
Иске Байсар җирлегендә 75 инвалид яши. Сигезе I төркем, балачактан инвалидлар өчәү, калганнары II һәм III төркем мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. 9 декабрь көнне җирлектә алар өчен спарткакиада узачак. Бу хакта инвалидларның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Нурзидә Фәррахова хәбәр итте.
-
Сезнең яшәү үзе батырлык!
«Сезнең яшәү үзе батырлык»- Иске Сәфәр мәдәният йортында Сәфәр һәм Киров авыл җирлекләрендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен әнә шундый исемдәге очрашу кичәсе узды.
-
Югарый Яхшый авылы командасы инвалидлар спартакиадасында җиңде
Бүген Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге кысаларында спартакиада узды. Ярышларда авыл җирлекләре командалары көч сынашты. 8 төр бәйгене үз эченә алган спартакиадада Югары Яхшый авыл җирлеге комадасы 1 урынга лаек булды.
-
Актанышта инвалидлар арасында Спартакиада узды
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата җәмәгатьчелекнең игътибарын тагы да арттыру максатыннан Актаныш районында 23 нче ел рәттән инвалидлар декадасы игълан ителә. Бүген ункөнлек кысаларында «Батыр» спорткомплексында спартакиада узды. Спорт бәйрәмендә 130 райондашыбыз катнашты. Алар дартс, кул көрәше, боҗрага баскетбол тубы ыргыту, өстәл теннисында көчләрен сынады.