Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хәвеф- хәтәргә юл куймыйк!
Яңа Әлем балалар бакчасында куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатуга багышланган ата-аналар киңәшмәсе узды.
-
Актанышта «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе уза
Бүген районыбызда ел саен балаларның көтеп ала торган бәйгесе- «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе узды. Әлеге конкурста районыбызның 20 мәктәбеннән яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашты. Командаларда, нигездә, дүртенче сыйныф укучылары. Конкурс нигезләмәсе буенча 9-11 яшьлек балалар катнаша ала.
-
«Актаныш-информ»да туры эфир: Республикакүләм «Яшел ут» бәйгесе җиңүчеләре- «Каенкай» бакчасы җитәкчеләре
Бүген безнең туры эфир студиясендә кунакта- республикакүләм “Яшел ут” бәйгесе җиңүчеләре, “Каенкай” балалар бакчасы җитәкчеләре- бакча мөдире Йолдыз Нургалиева, өлкән тәрбияче Айгөл Әюпова һәм ЮХИДИның пропаганда бүлеге мөдире Ләйсән Мөхәммәтова булды.
-
ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев: Иң куркыныч маневр - каршы як полосага чыгу!
2024 елда республикада 698 авария булган, аларда 85 кеше үлгән, 859 кеше яраланган. Апрель аенда гына да Татарстанда һәлакәтләрендә 17 кеше үлгән. Аларның тугызы узган атнада якты дөнья белән хушлашкан. Ике юл һәлакәтендә өчәр кеше үлгән. Бу саннар артында күпме күз яше, ятимлек, җан өшеткеч югалту. Бу уңайдан Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе инспекторы Инсаф Минһаҗев белән әңгәмә кордык, сөйләшү барышында юлларыбызда тәртип саклаучы рыцаребыз «Иң куркыныч маневр - каршы як полосага чыгу!», дип машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырды.
-
ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев: Иң куркыныч маневр - каршы як полосага чыгу!
2024 елда республикада 698 авария булган, аларда 85 кеше үлгән, 859 кеше яраланган. Апрель аенда гына да Татарстанда һәлакәтләрендә 17 кеше үлгән. Аларның тугызы узган атнада якты дөнья белән хушлашкан. Ике юл һәлакәтендә өчәр кеше үлгән. Бу саннар артында күпме күз яше, ятимлек, җан өшеткеч югалту. Бу уңайдан Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе инспекторы Инсаф Минһаҗев белән әңгәмә кордык, сөйләшү барышында юлларыбызда тәртип саклаучы рыцаребыз «Иң куркыныч маневр - каршы як полосага чыгу!», дип машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырды.
-
Автомогоборье-2024: Укучылар һәм студентлар машина йөртергә өйрәнгәнче үк осталыкларын сынап карады
Бүген «Белая» автомәктәбе базасында 16-18 яшьлек кызлар һәм егетләр «Автомогоборье-2024» бәйгесендә көч сынашты.
-
Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары «Имин көпчәк» бәйгесенә әзерләнә
Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары «Имин көпчәк» бәйгесенә әзерләнә. Яшь инспекторлар мәктәп турын уңышлы гына җиңеп чыктылар, инде район бәйгесенә әзерлек башланды.
-
«Актаныш-информ»ның туры эфирында «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячеләре: Юл йөрү кагыйдәләрен ничек үтемле итеп өйрәтергә?
Бүген «Актаныш-информ»ның туры эфирына кунакка «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячеләре Миләүшә Мазнавиева, Резеда Низамова, Эльвира Сәлахова килде.
-
«Каенкай» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен әкиятләр аша өйрәнделәр
«Каенкай» балалар бакчасы нәниләре белән Шакирҗанова Лилия Рәсил кызы үзе иҗат иткән «Бакалар шәһәргә кунакка чакыра» дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерделәр.
-
«Тылсым»да «Тәмле юл билгеләре»н сайладылар (фотолар)
ЮХИДИның пропаганда бүлеге республикабызда яшәүчеләрне юл кагыйдәләренә өйрәтү, аңлату буенча нинди генә чаралар уйлап тапмый. Соңгы елларда балалар бакчаларында «Тәмле юл билгеләре» бәйгесе оештырыла башлады. Быел исә әлеге иҗади конкурс районыбыз бакчаларында да узды.
-
Язгы чорда юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен үтисеңме?
Язгы-җәйге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзгә күренеп арта. Бу турыдан-туры урамнардагы хәрәкәткә бәйле- гадәттә, язын җирләр кипшертә башлауга кышын йөрми торган машина йөртүчеләр дә юлга чыга. Болар - шәхси транспорт чаралары, мотоцикллар, мотороллерлар, мопедлар хуҗалары. Моннан тыш, коры кояшлы һава торышында машина йөртүчеләр зуррак тизлек белән йөриләр. Шуңа өстәп велосипедта йөрүчеләр барлыкка килә, күпчелек очракта - алар балалар һәм яшүсмерләр.
-
Язгы каникулларда балаларның иминлеген тәэмин итик!
Укучыларыбыз язгы каникулларга туктады. Балаларның күбесе үз иркендә.
-
Район җитәкчелеге Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә Татарстан Республикасы Премьер-министры Шамил Хәмит улы Гафаров рәислек итте. Видеоконференциягә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов белән район ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев та кушылды. Районыбыз юллары өчен җаваплы оешма җитәкчеләре дә 2024 елдагы беренче утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне карауда катнашты.
-
Авыр габаритлы йөк автомобильләрен контрольгә алганда юлларыбызны саклап калып булачак
Актаныш муниципаль районында юл хәвефсезлеген тәэмин итүдә өч проблема бар. Автомобиль юлларының сакланышы, балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау, яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге, мәгариф оешмалары урнашкан биналар каршындагы юлларның һәм юл яннарындагы полосаларның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә ирешү көн кадагындагы мәсьәләләр.
-
Ленар Зарипов: Балаларга һәм яшүсмерләргә мотоспорт белән шөгыльләнү өчен аерым зона төзергә кирәк
Бүгенге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә ЮХИДИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев 2024 елның ике аенда Актаныш районы юлларындагы вәзгыятькә анализ ясады. Шунысы сөендерә, әлеге вакыт эчендә балалар катнашында юл фаҗигаләре теркәлмәгән. Әмма, канәгатьлек белән кул кушырып утыру килешмәс. Алда-язгы һәм җәйге каникуллар.