Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яз килде: Юллар игътибар көтә
Бүген районыбызның юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе язгы чорда иң актуаль булган мәсьәләләрне карады.
-
«Яшел ут» бәйгесендә «Каенкай» балалар бакчасы җиңде (+фоторепортаж)
Бүген районыбыз балалар бакчалары арасында оештырылган «Яшел ут» бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Бәйрәмчә тантана беренче санлы «Умырзая» балалар бакчасында узды. Җиңүчеләрне Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, район мәгариф идарәсенең балалар бакчалары буенча методисты Наилә Хәсәнова котлады.
-
Юл йөрү кагыйдәләренә хәзер үзәк китапханәдә дә өйрәтәләр
Ә сезнең китапханәгә барып, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әкиятләр, шигырьләр язылган китаплар алып укыганыгыз бармы?
-
Әти-әни һәм мин- юл кагыйдәләрен яхшы беләбез!
Гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Гомер безгә җир шарында яшәү бәхете бирә. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы, җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Димәк, хәрәкәттә булгач, аның кагыйдәләрен дә үтәргә тиешбез. «Умырзая» балалар бакчасында «Әти-әни һәм мин- юл кагыйдәләрен яхшы беләбез!» дигән тема буенча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә, белемнәрне кабатлауга нигезләнгән эчтәлекле чара узды.
-
Рөстәм Ильясов: Үз эшебезне вакытында, тиешенчә үтибез икән- кеше гомерләрен саклыйбыз!
Актаныш районы территориясенә караган М-7 федераль трассасында ял көннәрендә коточкыч 3 юл һәлакәте теркәлде. Әлеге фаҗигадә 4 кешенең һәлак булуы барыбызда да урынлы борчу уята. Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы нәкъ тә шушы фаҗигаләргә бәйле рәвештә узды.
-
«Умырзая» бакчасында профилактик акция: «Юлда күренеп тор»
Бүген иртә белән «Умырзая» балалар бакчасында «Юлда күренеп тор» профилактик акциясе узды.
-
Иминлек үзебезнең кулда: Яңа Әлем бакчасындагы дәрестә ЮХИДИ хезмәткәре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты
Яңа Әлем балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан балалар белән әнгәмә уздырдык, дип хәбәр итте безгә ЮХИДИның пропаганда бүлеге мөдире Ләйсән Мөхәммәтова.
-
Җәмәгать транспортында үзеңне тота беләсеңме: «Светофор» отряды ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыкты
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның «Светофор» яшь инспекторлар отряды юл йөрү кагыйдәләрен гамәлдә сынап карадылар. «Светофор» отряды юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә, райондашларга пропагандалауда активлыклары белән аерылып торалар. Бу юлы яшь инспекторлар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашуларда өйрәнгән, укытучылары белән сыйныф сәгатьләрендә кабатлаган автобуста йөрү кнекмәләрен тикшерде. Укучыларның белемнәрен район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бәяләде.
-
Җәяүле үз кагыйдәләрен беләме?
ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова районыбызның җәмәгать тәртибен саклаучы «Форпост» яшьләр оешмасы белән берлектә «Җәяүле» акциясе уздырды.
-
«Актаныш-информ»ның туры эфирында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның яшь юл хәрәкәте инспекторлары
Бүген «Актаныш-информ»ның туры эфирында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның яшь юл хәрәкәте инспекторлары үз эшчәнлекләре белән таныштырды.
-
«Умырзая» балалар бакчасы педагогы юл иминлеген пропагандалаудагы хезмәте өчен хөрмәтләнде
«Умырзая» балалар бакчасы методисты Эльвира Сабирова Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет оешмасы тарафыннан оештырылган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына яктылык кайтаргыч элементлар, баннерлар һәм видеороликлар белән Яңа ел эшләнмәләре конкурсында катнашкан иде.
-
«Әтәчкәй» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар
Бүген «Әтәчкәй» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган эчтәлекле, балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чара узды. Тәрбияче Эльмира Габдрахманова юлда дөрес йөрергә өйрәтә торган бик күп өстәл уеннары әзерләгән.
-
Нәфис затлар юл рыцарьлары сафында: Кышкы юлларда сак йөрик!
Актаныш районы Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтованың әле хокук саклау органнары системасында - аныклап әйткәндә, юл рыцарьлары сафында эшли башлавына ике еллап кына. Шуңа да кармастан, Ләйсән Рәзиф кызы бу һөнәрнең үзенчәлекләренә тизрәк төшенергә омтыла, электән балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәнгәме, аеруча яшь буынга, балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар юнәлтә. Бигрәк тә әле буран, әле бозлавык белән катлауланып торган кышкы һава торышы шартларында өлкәннәрне дә, балаларны да игътибарлы булырга чакырды. Ләйсән Мөхәммәтова белән чираттагы әңгәмәбез кышкы юлларда саклык кагыйдәләрен үтәү темасына багышланды.
-
«Умырзая» балалар бакчасы Р. Миңнехановның Рәхмәтенә лаек булды
1 нче гомуми үсеш төрдәге «Умырзая» балалар бакчасы коллективына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшенә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтүдә традицияләр һәм инновацияләр буенча югары профессиональ дәрәҗәдә регионара семинар-практикум әзерләүгә һәм үткәрүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерелде.
-
Теләкәй, Актанышбаш, Шәрип авылларында машиналар үзара бәрелерлек тизлек белән йөргәннәр
Район хакимиятенең кече утырышлар залында Актаныш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышында мөһим сөйләшүләрнең берсе районда юл куркынычсызлыгын тәэмин итү темасына багышланган иде. Төп докладчы- район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов 2023 елда районыбызда юл һәлакәтләренең саны ике тапкырга артуын әйтеп залдагыларны уйланырга мәҗбүр итте.