Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Яшәсен татар театры!

Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында әлмәтлеләр безгә бик күңелле тамаша күрсәттеләр.

Якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Асия Харисовага 60 яшь тулган көн иде ул. Актриса үзенең юбилеен туган ягында каршы алды. Бу көнне ул тыгыз хезмәттә булды. Иҗатташ дуслары, данлыклы театр коллективы белән безгә искиткеч бәйрәм киче бүләк иттеләр. Иртәнге якта балалар өчен эчтәлекле, тәрбияви әкият-тамаша күрсәтелде.  

Җиләкле җәйбенефис спектакленең авторы хәзерге татар әдәбиятының иң танылган драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев. Аның заманча рух белән сугарылган әсәрләрен районыбыз үзешчәннәре дә үз итә. 50гә якын пьесасы Россия һәм чит ил сәхнәләрендә күрсәтелә. Әсәрне сәхнәгә режиссер Динар Хөснетдинов куйган. Аны исә талантлы артист буларак яхшы беләбез; “Ак чәчәкләртелевизион фильмда төп рольне башкарып, бик күпләрнең мәхәббәтен яулаган иде. Хәзер инде режиссура өлкәсендә зур сәләтен раслады.

Төп рольне башкаручы Асия Харисованың сәхнә осталыгын күреп сокландык. Комедия жанрындагы әсәрне тамашачы бик җылы кабул итте. Көлде, күңел ачты, җанына рәхәтлек тапты. Спектальдә яңгыраган җырлар, дәртле биюләр әсирлегенә бирелеп, ике сәгать буена сәхнәдән күзен алмыйча, бер сулышта карап утырды.

Сюжет гади кебек тоелса да, тамашачы өчен искиткеч күңелле, маҗаралы, ихлас мәхәббәткә корылган. Мәхәббәт темасы, аеруча, ир-егетләрнең осталыгыннан ачыла. Бакчада күмеп калдырылган хәзинәне эзләп, авылга килгән өч егет (артистлар Раушан Мөхәммәтҗанов, Эльмир Нургалиев, Алмаз Габдуллин) Җәмил абыйның (Фикрәт Сибгатуллин) өч кызына (Рәзинә Хәкимова, Лилия Заһидуллина, Энҗе Сәйфетдинова) гашыйк була. Хатыны яшьли үлеп киткән Җәмил абый һәм күршесе Гөлнур апа (Асия Харисова) арасында да еллар буе дәвам иткән саф мәхәббәт яши. Икенче бер күрше Мөстәкыйм (Илсур Хәертдинов), үзенең кызыклы образы белән персонажны тулыландырып тора. Илсур Хәертдинов “Кеше китә – җыры кала” нәфис фильмда баш рольне башкарган иде.

Артистларның һәрберсе төп роль башкаручыга хас образ тудырган. Прокурор, банк хезмәткәре, шәфкать туташы һөнәренең төп үзенчәлеге сәхнәдә бик җиңел генә ачыла да куя. Шушы спектакльгә генә хас дәртле биюләрдә яшьлек кайнарлыгы ташый.

Әлмәт театрының әйдәп баручы артисткасы һәм труппа мөдире Асия Харисова янәшәсендә аның якташлары уйный. Эльмир Нургалиев – Актаныш егете. Алмаз Габдуллин – татар театрының балкып килүче йолдызы. Аны “Сәхнә хуҗасы, кулыннан бөтен төрле эш килә”, – дип таныштырдылар.

Әлмәтлеләрнең “Җиләкле җәй” спектакле декабрь аенда Казанда узачак “Һөнәр” театр фестивалендә катнашу хокукын яулаган.

Тантаналы чарада район башлыгы Ленар Зарипов, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин, юбилярны котлап чыгыш ясадылар.

Татарстанның атказанган артисты, Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты. Асия Харисова нәкъ 60 ел элек Күҗәкә авылында дөньяга килә. 1985 елда Алабуга мәдәният-
агарту училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә.

– Ул хисапчы булырга тиеш иде. “Бу кызны хисапчы итеп куярга кирәк”, – дигән иде хуҗалык җитәкчесе Рафак Зарипов. Бүген бер авылда уйнап-үскән, танылган артистка белән бер сәхнәдә басып торабыз. Туганнар, дуслар, сыйныфташлар җыелган. Күҗәкә халкының яртысы мондадыр. Чыннан да, Асия белән бергә уйнап үстек, күршеләр идек. Шушы көнгә кадәр сакланган дуслык бик кадерле, – дип белдерде Ленар Зарипов.

Авылдашлары исеменнән Илдар Мусин, Рафак Шәрәфетдинов, Илгина Нуретдинова һәм Тәрҗимә Миңнешәехова тәбрикләде.

– Дөньяның бөтен авырлыгын онытып, искиткеч тамаша карадык, – дип, соклануларын белдерделәр.

Актанышлылар – Татарстаныбызга, татар дөньясына беренче Президентыбызны биргән төбәк. Әлеге фикерне Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Исмәгыйлева җиткерде һәм безнең җирлеккә карата бик җылы сүзләр әйтте:

– Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Әлмәт театры быел “Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен” орденына лаек булды. Әлеге бүләктә Асия Харисованың өлеше бәяләп бетергесез зур. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны – театр. 40 ел сәхнә тота. Театрда бер җиңел эш тә юк. Труппа мөдире Асиягә психолог та, медик та, хисапчы да булырга туры килә. Бу – коточкыч авыр хезмәт. 40 артист, төрлесенең төрле характер. Әлмәт театры зур дәрәҗәләргә Актаныштан
чыккан артистлар белән иреште. Актанышлылар шул ягы белән аерылып тора: алар бер-берсен яклыйлар һәм саклыйлар. Алар, яхшы мәгънәдә, “группировка”. Сезнең үзегезнең искиткеч коллективыгыз бар – муниципаль театрыгызны саклагыз, яклагыз. Без һәрвакыт алмаш гастрольләр үткәреп торабыз. Әлфия Авзалова турындагы спектакль – гаҗәеп әсәр, – диде.

Асия Габделхак кызы – беренче чиратта, хатын-кыз, әни, дәү әни. Менә дигән гаиләсе бар! Бөтен яктан уңган. Туган авылын, якташларын ярата. Актанышка кайту инициативасы да аныкы булган.  

– Көзгә авышкан җәйне “Җиләкле җәй” белән матурлап, истә калырлык итеп, беразга озынайттык. Икенчедән, балаларга Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай”ны алып кайттык. Моннан 10 ел элек чыккан спектаклебез ул, аны Туфан ага үзе дә карады. Сезнең өчен яңарттык. Туфан Миңнуллинга 25 августта 90 яшь тулган булыр иде. Без аны һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Ул – татар халкының бөек шәхесе, – дип, Фәридә Бәгыйс кызы, татар әдәбияты, театр сәнгате, милләтебез үсешенә зур өлеш керткән күренекле затларны онытмаска чакырды.

– Яшәсен татар театры! Яшәсен татар тамашачысы, без сезне яратабыз, – дип, ахырдан Асия Харисова үзенең ихлас рәхмәт хисен белдерде.

 

Филиза СӘЛАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев