Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

«Агро батыр — Авыл батыры» марафоны- көч һәм җитезлек бәйрәме

Әнәк авылының «Бабайда кунакта» ял паркында зур спорт бәйрәме — «Агро батыр — Авыл батыры» марафонына райондашларыбыз да, читтән кайткан кунаклар да бик күп җыелган иде. Тамашачылар ярыш мәйданында иң-иңнәр өчен җан атты, бәйрәм дулкыны һәркемне үзенә җәлеп итте.

Авыл хезмәте форматындагы спорт сынаулары

Марафонда барлыгы 20 команда катнашып, чын батырларга хас чыдамлыкта һәм җитезлектә көч сынашты. Катнашучылар зур трактор тәгәрмәчләрен әйләндерү; печән рулоннарын тәгәрәтү; авыр капчыкларны күтәреп, пьедесталга кую; төз ату һәм җитез йөгерү кебек катлаулы һәм кызыклы сынауларны уздылар.

Ярышның иң истә калырлык мизгелләренең берсе — сылу кызларыбыз 50 килограммлы ашлык салынган капчыкларны «Эх» тә итмичә чөеп куеп, бөтен халыкны шаккаттырдылар һәм сокландырдылар.

Яшьләрнең мондый физик көченә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына сокланмыйча мөмкин түгел!

Шулай ук марафон кысаларында эстафета оештырылды. Анда «Сетевая компания» акционерлык җәмгыятенең республикабызның төрле шәһәр һәм районнары филиаллары хезмәткәрләре көч сынашты. Барлык тамашачылар аларны гөрләтеп кул чабып, сызыгырып, исемнәрен атап, җиңүгә рухландырды.

Балалар өчен бушлай лотерея һәм ял мизгелләре

Паркта мондый зур тамашаларны күзәтү — үзе бер рәхәт. Гаиләләр, балалар һәм өлкәннәр ял көнен бик матур һәм кызыклы уздырдылар.

Бигрәк тә нәни кунаклар өчен бәйрәм онытылмаслык булды. Җюри ярышларга нәтиҗә ясаган арада, балалар өчен махсус лотерея уйнатылды. Сабыйларга әлеге лотерея билетларын ярышлар башланыр алдыннан бушлай өләшкәннәр иде. Бүләккә ия булучы балаларның шатлыгының чиге булмады!

Бүләкләү тантанасы һәм җырлы-биюле тамаша

Бәйге ахырында иң көчле, иң җитез командалар билгеләнде. Җиңүчеләрне һәм призлы урыннарны алучыларны оештыручылар зур хөрмәт белән тәбрик иттеләр. Аларга түбәндәге бүләкләр: мактау дипломнары, акчалата сертификатлар, заманча спорт кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырылды.

Спорт ярышлары матур концерт программасы белән үрелеп барды. Килгән халыкны җырлары белән танылган артистлар — Рөстәм Кәлимуллин,  «Ямьле» төркеме кызлары һәм Алмаз Хөсәенов ял иттерде, бәйрәмгә тагын да зуррак ямь өстәде.

Әнәктәге бу спорт марафоны халкыбыз күңелендә якты хатирә булып озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев