Актаныш районы чаңгычылары — Татарстанның авыл районнары арасында иң көчлесе!
Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы чаңгы узышлары чемпионатының II туры тәмамланды. Әлеге мәртәбәле ярышларда Актаныш районы командасы авыл районнары арасында гомумкоманда исәбендә I урынны яулады, искиткеч нәтиҗә күрсәтеп, республика күләмендә үзенең көчле спорт мәктәбе булуын раслады.
Ярышлар 2026 елның 29–31 гыйнвар көннәрендә узды һәм Татарстанның төрле почмакларыннан иң әзерлекле чаңгычыларны бер мәйданга җыйды. Актаныш спортчылары югары осталык, җиңүгә омтылыш күрсәтеп, турнир таблицасының иң югары баскычына күтәрелде.
Җиңүне раслаучы рәсми бүләк- Мактау кәгазенә болай дип язылган:
Татарстан Республикасы чаңгы узышлары чемпионатының II турында авыл районнары арасында гомумкоманда зачетында
Актаныш районы —
I урын.
Мактау грамотасын Татарстан Республикасы Чаңгы федерациясе президенты, якташыбыз И. Ш. Фәрдиев тапшырды.
Актаныш чаңгычыларын, аларның тренерларын һәм районыбызның чаңгы сөючеләрен лаеклы җиңү белән ихлас котлыйбыз! Алда да яңа уңышлар, зур спорт казанышлары телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев