Актанышның шахматчылар командасы Кама аръягы Гран-прие кубогының 5 нче этабында җиңде
Актанышта Кама аръягы Гран-прие кубогының 5 нче этабы узды. Әлеге мәртәбәле турнирда Актанышның шахматчы егет һәм кызларын туплаган зурлар командасы беренче, кечкенәләр командасы өченче урынны яулады.
Актанышта Кама аръягы Гран-прие кубогының 5 нче этабы узды. Балалар иҗат үзәгендә оештырылган республика турнирында 11 районнан 110 шахматчы катнашты. Ярышларны ачу тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм «БлагоДарение» хәйрия фонды директоры, районыбызның шахмат спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов ачты, спортчыларга турнирда уңышлар теләде.
Ике көн дәвам иткән акыл уены көч сынашында Актанышның шахматчы егет һәм кызларын туплаган зурлар командасы беренче, кечкенәләр командасы өченче урынны яулады.
Кама аръягы Гран-прие кубогының 5 нче этабында зур уңышларга ирешкән зирәк райондашларыбызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. Җиңүчеләребезне әзерләгән остазлар- Татарстанның атказанган спорт осталары Фәһим Галимов белән Илдар Имамовларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев