Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Актанышта «Динамо» кубогына волейбол ярышлары һәм юбилей бүләкләү тантанасы узды

22 майда Актанышта Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте кубогына волейбол ярышы узды. Бу спорт бәйгесе районда волейболны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спортчылар арасында дуслык элемтәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.

 

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә :
1 урын — Гимназия командасы;
2 урын — Актанышның икенче санлы мәктәбе (1 нче команда);
3 урын — Актанышның икенче санлы мәктәбе (2 нче команда);
4 урын — Актанышның беренче санлы мәктәбе (1 нче команда).

Бәйге югары дәрәҗәдә оештырылып, барлык командалар да үз осталыкларын, тырышлыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Уеннар киеренке көрәш шартларында узды һәм тамашачыларга матур спорт мизгелләре бүләк итте.

Шулай ук чара кысаларында «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган истәлекле бүләкләү тантанасы да узды. Физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткән, «Динамо» хәрәкәтен популярлаштырган, спорт чараларын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән, шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен түбәндәге шәхесләр Юбилей медале белән бүләкләнделәр:

— Вахитов Илшат Рафитович — Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе, муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол командасы капитаны;
— Мәгъдәнов Айгиз Хәлил улы — Район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе;
— Латыйпов Назил Назиф улы — «Батыр» спорт мәктәбе директоры;
— Бикмөхәмәтова Ләйсән Әлбәрт кызы — «Батыр» спорт мәктәбе методисты;
— Әхмәтов Фирдәвес Гаяз улы — Актаныш районы спорт ветераны;
— Имамов Артур Клим улы — волейбол буенча күп тапкырлар чемпион, спорт ветераны;
— Булатов Руслан Ралиф улы — «Батыр» спорт мәктәбе волейбол тренеры;
— Ибнеев Ленар Миншакир улы — «Батыр» спорт мәктәбе тренеры, спорт ветераны;
— Газетдинов Ренат Салават улы — актив волейболчы;
— Мусин Рөстәм Робсон улы — ГАПОУ «Актаныш технологик техникумы»ның тәрбия эшләре буенча педагог-оештыручысы;
— Мирзаянов Ильяс Мирзаһит улы — спорт ветераны;
— Мортазин Ильяс Геннадий улы — спорт ветераны, Актаныш районы волейбол федерациясе рәисе;
— Мингазов Марат Рафаил улы — полиция подполковнигы, Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр бүлеге начальнигы;
— Галиев Рамил Рафис улы — полиция подполковнигы, начальник урынбасары;
— Салихов Рамил Наис улы — полиция майоры, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы;
— Нуриев Булат Ленар улы — полиция майоры, участок уполномоченные һәм ПДН бүлеге җитәкчесе;
— Шәйхетдинов Рөстәм Мөнир улы — эчке хезмәт лейтенанты, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә буенча өлкән инспектор.
«Динамо» җәмгыятенең Мактау грамотасы белән түбәндәге хезмәткәрләр бүләкләнде:
— Исламов Фанил Филүс улы;
— Хуҗин Илгиз Илдус улы;
— Хөснетдинов Нияз Рамил улы.
Рәхмәт хатлары тапшырылды:
— Шәрәпов Булат Равил улы;
— Имамов Илдар Илфат улына.

Әлеге ярыш һәм бүләкләү тантанасы Актаныш районында спортның актив үсешен, төрле оешмаларның һәм спорт сөючеләрнең бердәмлеген тагын бер кат күрсәтте. Волейбол ярышлары киләчәктә дә яшьләрне спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга зур өлеш кертер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев