Юбилей турниры: Актанышта шахмат бәйрәме
Актаныш районы быел аеруча күркәм вакыйгага шаһит булды — 30 нчы тапкыр район башлыгы призына шахмат турниры уздырылды. Әлеге абруйлы ярыш 1996 елда старт алган иде, һәм менә быел ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Әлеге турнирга нигез 30 ел элек якташыбыз, ул чорда район җитәкчесе булган Илшат Фәрдиев тарафыннан салынган иде. Бүген дә шул еллардан сакланып килгән кубок — ярышның төп бүләкләренең берсе булып кала.
Быелгы турнирда 30 команда составында 120 катнашучы көч сынашты. Ярышларның географиясе шактый киң: Башкортстан Республикасының Октябрьский, Дүртөйле, Бакалы төбәкләреннән, шулай ук Татарстанның Актаныш, Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Минзәлә, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләреннән шахматчылар җыелды.
Иң өлкән катнашучы — 85 яшьлек Мөхәммәт Мукменов (Минзәлә), ә иң яшь шахматчыга нибары 6 яшь булуы турнирның буыннарны берләштерүен ачык күрсәтә.
Турнирны ачу тантанасында район шахмат федерациясе җитәкчесе, «БлагоДарение» фонды директоры Фәрит Салихов, Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Магданов катнашты. Районыбызның шахмат мәктәбе 2003 елдан башлап кече шәһәрләр һәм авыл шахматчылары арасында узучы турнирларда актив катнашып килә, һәм әлеге ярышлар күп тапкырлар Актанышта да үткәрелде.
Шахматчыларыбыз исә еллар дәвамында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, иң көчле командалар рәтендә кала. Безнең спортчылар 13 тапкыр Россия чемпионнары исемен яуладылар.
Тантаналы чара барышында район башлыгы Ленар Зариповка шахмат спортын үстерүгә керткән өлеше өчен Самара өлкәсе шахмат федерациясе башкарма директоры Станислав Янушевский тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.
30 ел дәвамында үз традицияләрен саклап килгән бу турнир бүген дә шахмат сөючеләрне берләштерә, яшь буынны үстерә һәм акыл уенына булган мәхәббәтне арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев