Команда уены: Актаныш районы хезмәт коллективларының волейбол ярышларына йомгак ясалды
Волейбол спортын үз итмәгән, бер генә тапкыр булса да команда белән туп чөюдә көчен сынап карамаган кеше юктыр Актанышта. Бердәмлек, дуслык, сәламәт көндәшлекне чагылдырган волейбол турниры быел да бик матур итеп узып та китте. Узган атнада авыл җирлекләре командаларының иң көчлеләре ачыкланса, кичә генә район оешма-предприятиеләренең җиңүчеләре билгеле булды.
Актаныш районы оешма-предприятиеләре хезмәт коллективлары командалары арасында волейбол турниры ике атнага якын дәвам итте. Чемпионатка быел яңа оешма- «Прикамнефть» нефтьчеләре дә кушылды.
–Турнир «Батыр» спорткомплексында кичен, волейболчылар эштән кайткач узды, – ди Актаныш районы башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов. - Бу уеннар барышын күзәтеп торган хөкемдарлар өчен дә уңайлы. Быелгы сезонда уеннар кызыклы, кичерешләргә бай булды, фаворитларны аерып күрсәтүе дә кыен иде.
Турнир чыннан да кайнар уеннарга бай булды: команданың һәр катнашучысы тупны көндәшләреннән остарак чөяргә, күбрәк очколар җыярга тырышты, беркем дә бирешергә теләмәде. Әлбәттә, һәр команда җиңүгә лаек. Волейболчыларның мондый ярышларда алган тәҗрибәсе бәяләп бетергесез. Чөнки бүген уенда хаталар өстендә эшләү- иртәгә булачак уенның уңышы дигән сүз. Командалар үзара көч сынашканда бер-берсе өчен җан атты, каршы як волейболчысы егылса, тупны ялгыш юнәлешкә ыргытса, көенеч хисләре кичерде.
Югары дәрәҗәдә һәм, һәрвакыттагыча, дустанә мохитта узган ярышларга җанатарлар да битараф калмады, кич саен матчларны карарга «Батыр» спорткомплексына килделәр, уенчыларга дәрт-дәрман биреп алкышларга күмделәр.
- Волейбол- ул команда уены. Һәр спортчының үз зонасы һәм конкрет бурычы бар, әмма уңыш һәрвакытта да бары тик бергә уйнаганда гына елмая. Һәр команда уенчысы һөҗүмдә дә, тупны кабул иткәндә дә тактик яктан көйле эш итәргә тиеш. Волейбол уены спортчыларны бер-берсенә якынайта, чөнки барлык катнашучыларны бер максат берләштерә,- ди Айгиз Мәгъдәнов.
Мәгариф оешмалары арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- 1 урын- Актанышның 1 нче санлы мәктәбе;
- 2 урын- Актанышның 2 нче санлы мәктәбе;
- 3 нче урын- Актаныш технология техникумы;
- 4 нче урын- «Лачын» боз-спорт сарае;
- 5 нче урын- «Батыр» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе;
- 6 нчы урын- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат командалары.
Актанышның оешма-предприятиеләре арасында:
- 1 нче урын- РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге;
- 2 нче урын- Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе;
- 3 нче урын- «Актаныш» НГДУ «Прикамнефть»;
- 4 нче урын- Актаныш районы хакимияте;
- 5 нче урын- Актаныш район үзәк хастаханәсе командалары.
Актаныш районы авыл җирлекләре арасында:
- 1 нче урын- Яңа Әлем авыл җирлеге командасы;
- 2 нче урын- Актаныш авыл җирлеге командасы ;
- 3 нче урын- Татар Суыксуы авыл җирлеге командасы;
- 4 нче урын- Иске Байсар авыл җирлеге командасы .
Актаныш районы башкарма комитетының спорт, туризм, яшьләр бүлеге ярышларда актив катнашуны тәэмин иткәннәре өчен барлык авыл җирлеге башлыкларына һәм оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев