Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Республикакүләм спорт ярышында җиңү яулаган мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны район җитәкчелеге котлады

Районыбызда узган «Игелек марафоны»нда республикакүләм спорт ярышларында катнашкан көчле рухлы егет-кызларыбыз хөрмәтләнде.

              Район башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев мөмкинлеге чикләнгән спортчыларыбызга Мактау кәгазьләре тапшырды.  Чуракай авылында яшәүче  Дамир Хуҗагалиев, Пучыдан Алексей Чернов, Кировтан Сумая Кәбилова, Пучыдан Виктория Гулящева, Кәзкәйдән Рузил Сәрвәров, Теләкәйдән Земфир Әминов, Актаныштан Илмар Шәңгәрәев, Яңа Әлемнән Гөлчәчәк Фасикова, Татар Суыксуыннан Илмар Мингазов һәм Илгизә Мөхәммәдиева, Мари Суыксуыннан Ирина Мандыкаевалар район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова җитәкчелегендә республикада оештырылган спарткакиадаларда уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә Актаныш районы командасы I урынга лаек булды.

                    Район инвалидлар оешмасының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясаганда Фәйрүзә Сөнгать кызы республикада оештырылган спорт ярышларында катнашу өчен район җитәкчелегеннән ярдәм сорады. "Мондый ярышларга катнашу мөмкинлекләре чикләнгәнәрне сәламәт яшәү рәвешенә тартып кына калмый, ә үзара аралашу, сөйләшү мәйданчыгы булып, бертөрле тормышларына бәйрәм рухы өсти", дип билгеләп узды ул үзенең еллык хисап чыгышында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев