Бик тәмле десерт- грушаны духовкада сыр белән пешерәбез
Бакчадагы муллыктан күзләр камаша. Грушалар да өлгерде. Баксаң, грушадан бик тәмле десерт ясарга була икән.
Өлгергән, сусыл, йомшак түгел, ләкин бик каты да булмаган грушалар кирәк.
Бри сыры, яшел яки зәңгәр күгәрекле сырдан тыш, гади тәмле каты сыр, шулай ук моцарелла, тозлы яки пицца өчен дигән сырны кулланырга мөмкин.
Әзер ризыкка сибү өчен теләсә нинди чикләвек ала аласыз (аларны вакланган печенье белән алыштырырга мөмкин).
Суытылган сырны 4 озынча шакмак итеп кисегез. Сырны нәкъ менә суыткычтан алып кисү уңайлырак.
Грушаларны юып киптерегез һәм урталай кисегез.
Орлыкларын һәм уртасындагы йомшагының бер өлешен пөхтәләп чәй кашыгы белән казып алыгыз.
Һәр буразнага сыр куегыз.
Грушаларның өстенә бал сибегез. Әгәр сезнең балыгыз шикәрле яки куе булса, аны башта су мунчасында эретегез.
Грушаларны пергамент белән җәелгән савытка урнаштырыгыз. Десертны 180°С та 15 минут чамасы пешерегез.
Әзер грушаларга вакланган чикләвек сибегез. Мәсәлән, тозлы арахис үзенчәлекле тәм бирә. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев