Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Яңа елга кәбестә тозлап куйыйк

Яңа ел табынына бүгеннән үк әзерләнеп кәбестә тозлап куйыйк, дуслар. Тозлы кәбестә- витамин чыганагы, организмны чистартырга, ябыктырырга да сәләтле ул.

 

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестәне вак итеп тапыйлар, өстәлгә җәеп,  1 аш кашыгы (өеп) тоз сибәләр дә, кул белән яхшылап уалар. 1 кишерне кыралар. Аннары 5 литрлы кәстрүлгә катлап тутыралар:  уылган кишер, берничә дәфнә яфрагы һәм төелмәгән кара борыч, кәбестә;  аннары тагын  кишер, тәмләткечләр, кәбестә. Барысын да тутыргач,  зур тәлинкә  белән каплыйлар, өстенә 3 литрлы банка белән су куялар. Икенче көнне ачып, берничә урыннан пычак белән тишкәлиләр, кабат банка белән бастыралар. 3 көн шулай эшлиләр. Аннан соң кәбестәне, банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар. Озаграк торган саен, ул тәмлеләнә генә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев