Сер итеп кенә: Иң тәмле борщ рецепты
Бүген кайсы гына хуҗабикә кышка әзерләнми икән? Барыбыз да бакчадагы уңыштан кайнатмасын, салатын ясарга ашыгабыз. Бернәрсәне дә әрәм итәсе килми. Иртә яздан башта орлыкның тишелгәнен, аннан яфрак ярганын, чәчәк атып җимеш биргәнен көтеп алабыз. Мул уңыш бөртекләп хезмәт куеп барлыкка килә шул. Бүген сезгә, хөрмәтле хуҗабикәләр, бакча нигъмәтләреннән өйдәгеләрне сыйларга бер рецепт тәкъдим итәбез.
4 кг чөгендер, 0, 5 кг болгар борычы, 0, 5 кг помидорны иттарткычтан чыгарабыз.
2 аш кашыгы тоз, 1 стакан песок, 0, 5 литр сыек май салып 45 минут кайнатабыз.
Соңыннан 200 грамм сарымсак, 0, 5 стакан уксус кушып тагын 10 минут пешерәбез.
Ашка салып борщ пешерергә дә, болай гына салат итеп ашарга да бик тәмле. Сыналган рецепт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев