Актаныш

Актаныш районы

16+
Тәмле булсын!

Ташкабаклардан- икра!

Ташкабак-кабачкиларның беренче өлгергәнен көтеп алабыз, әмма тора-бара аның да кадере китә. Менә шул чакта кабачкиларны әрәм итмичә кышка икра ясап куярга була.

Менә бу салат-икраны бик тәмле дип авыз итәләр. Сезгә дә ошамый калмас.

Икра өчен кирәкле ингредиентлар:

- Яшь ташкабак-3 кг  
- Кишер-4 данә.  
- Башлы суган-4 данә.  
- Сарымсак-7 тырнак
- Томат пастасы-350 г  
- Шикәр – 1 аш кашыгы  
- Тоз – 1 аш кашыгы (тәмен үзегез чамалагыз)  
- Кара борыч- 0,5 чәй кашыгы
- Үсемлек мае-150 г  
- 9% серкә - 3-4 аш кашыгы


Яшелчәләрне әзерләү:

Ташкабакларны юыгыз, очларын кисегез. Кабыгы йомшак булса, чистартырга кирәкми. 1,5–2 см-лы шакмаклап кисегез.

Кишерне эре угычта уыгыз.

Суганны ярым боҗралап яки шакмаклап турагыз.

Сарымсакны ваклагыз яки пресс аша үткәрегез.

Яшелчәләрне кыздыру:

Тирән табада яки казанда майны кайнарлагыз.

Суганны үтә күренмәле булганчы (3-4 мин) кыздырыгыз.

Кишер өстәп, болгатып тагын 5 минут кыздырыгыз.

Ташкабакларны салыгыз, болгатыгыз һәм капкач астында 15-20 минут (йомшаганчы) тотыгыз.

Томат пастасы һәм тәмләткечләр өстәү:

Томат пастасына салыгыз, шикәр, тоз, борыч өстәгез.

Болгатып, тагын 10 минут тотып сүндерегез.

Ахырда сарымсак һәм серкә өстәгез, болгатыгыз.

Кайнар салатны стериль банкаларга салыгыз, калай капкач белән каплагыз.

Банкаларны әйләндереп, суынганчы юрган белән төреп куегыз.


Икрага хуш исле тәм бире өчен болгар борычы (2 данә) өстәргә була.

Гурманнар өчен чили борычы яки төелгән кориандр салып та ясаучылар бар.

Серкә салынмаган салатны суыткычта 2 атнага кадәр сакларга мөмкин.

Фото- нейрочелтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев