Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Бәйрәм белән, элекке комсомоллар!

29 октябрь – СССР яшьләре комсомолының туган көне, Совет чорында яшәгән һәркем өчен истәлекле көн. Комсомол сафларына укучыларны 14 яшьтән ала башлыйлар. Аның тарихы Гражданнар сугышы чорына барып тоташа.

 

1918 елның 29 октябрендә Мәскәүдә эшче һәм крестьян яшьләре беренче Бөтенроссия съездына җыела. Яңа туган оешмага исем сайлаганда “Россия яшләре коммунистик союзы”  – РКСМ – дигән атама барлыкка килә.

Баштарак оешма әллә ни билгеле һәм абруйлы булмый. 1920 елда үткән III съездда программа документлары буенча Владимир Ильич Ленин чыгыш ясый, анда ул “Укырга, укырга һәм укырга” дигән васыятен әйтә. Шул съезддан башлап төп үзгәрешләр башлана. Оешманың әһәмияте арта.

РКСМ 1926 елда ВЛКСМ булып китә. Россия чикләрендә яшәгән оешма тиздән бөтен СССР яшьләрен берләштерә. Беренче бишъеллыкларда комсомол яшьләре илне индустрияләштерүдә төп көчкә әверелә. Магнитогорск металлургия комбинаты, ДнепроГЭС һәм башка зур төзелешләрдә яшьләр актив катнаша, нормаларны күпкә арттырып үти.

Бөек Ватан сугышы чорында яшьләр фронтта да, тылда да алдынгылар рәтендә була. Сугыштан соң илнең зур төзелешләренә, торак күтәрүгә күбрәк яшьләр бара. Совет чорында иң соңгы зур төзелеш — БАМ була.

Яшьлек романтикасы, зур эшләрдә катнашырга омтылыш, дәртле энтузиазм акча эшләү теләгеннән күпкә өстен була ул елларда.

Яшьлек елларының иң матур хатирәләре белән бәйле комсомол чоры һәркемнең күңелендә саклана. Яшьлек кадерле булган кебек, комсомол да һич онытылмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев