Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Яңа Әлем мәктәбенең кадрлар әзерләү традициясе – район үсешенең нигезе

РСФСР халык мәгарифе отличнигы, ветеран укытучы Тәхия Усманова Яңа Әлем мәктәбенең яңа бинада эшли башлавына 50 ел тулу мәҗлесендә уку йортына югары бәя бирде, аны район өчен җитәкчеләр әзерләүче мәктәп дип атады.

Тәхия Әхтәм кызы сүзләренә караганда, әлеге белем йорты еллар дәвамында укытучыларны гына түгел, ә районның төрле тармакларында хезмәт итүче җитәкчеләрне дә тәрбияләп чыгарган. Яңа Әлем мәктәбендә эш тәҗрибәсе туплаган белгечләр еш кына Актаныш районының төрле оешмаларына, идарә структураларына җаваплы вазифаларга билгеләнгән.

Бүгенге көндә дә бу традиция дәвам итә. Мәктәптән чыккан белгечләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, шулай ук Актанышның беренче санлы мәктәбен җитәкләүче Альберт Мансуров, «Тылсым» мәктәп-бакча җитәкчесе Миләүшә Вахитова кебек зур шәхесләр бар.

Элекке елларда да әлеге мәктәп район өчен мөһим кадрлар әзерләү үзәге булып торган. Мәсәлән, физик культура институтын тәмамлап килгән Фирдәвис Әхмәтов мәктәптә эшли башлый һәм ике елдан соң район дәрәҗәсенә күтәрелә, озак еллар дәвамында спорт өлкәсендә җитәкче вазифаларын башкара. Ул спорт үсешенә зур өлеш керткән шәхес буларак билгеле.

Яңа Әлем мәктәбенең яңа бинасына 50 ел тулу уңаеннан тантаналы бәйрәм узды

Яңа Әлем мәктәбендә тәрбияләнгән укучыларның күпчелеге тормышта үз урыннарын тапкан, гаиләләр корган, район һәм республика үсешенә үз өлешләрен кертә. Алар арасында мәчет төзелеше, авыл тормышын яхшырту, төрле социаль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашучылар да бар. Укытучылар тарафыннан салынган әхлакый һәм рухи нигез бүген дә үз нәтиҗәсен бирә.

Ветераннар советы рәисе буларак, Тәхия Усманова укучыларның тормышын даими күзәтеп, аларның игелекле эшләрен югары бәяли. Ул Ралиф Фәхертдинов, Радик Закиров, Әюп Хөсәенов, Рамил Гарифуллин, Алмаз Шәрипов кебек якташларның авыл тормышында актив катнашуын билгеләп үтә. Алар арасында вафат булганнарның якты истәлеге дә хөрмәт белән искә алына.

Шулай ук Алмаз Мәхмүтов, Илмир Исламов кебек укучыларның даими рәвештә авыл чараларына, бәйрәмнәргә, Сабантуйларга ярдәм күрсәтүе аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Мәктәпне тәмамлаган күп кенә якташлар авыл үсешенә, социаль проектларга һәм мәдәни чараларга актив өлеш кертә. Күренекле мәдәният, спорт, фән эшлеклеләре дә мәктәпнең горурлыгы.

Яңа Әлем мәктәбенең күпьеллык традициясе – районга кадрлар әзерләү, лидерлар тәрбияләү һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр формалаштыру – бүген дә дәвам итә. Мәктәп үзенең тарихы белән горурлана һәм киләчәк буыннарга да шушы изге юнәлешне тапшыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев