Рөстәм Миңнеханов Актаныш йөзьяшәре Нурфика Абдуллинаны юбилее белән котлады
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котлады.
Хәбәр әле кичә кич белән ТР җитәкчесенең телеграм-каналында пәйда булды.
Бөек Ватан сугышы елларында Нурфика Абдуллина эвакуация госпиталендә шәфкать туташы була һәм яраланган солдатларны коткара. Сугыш беткәч, Нурфика апа сайлаган һөнәре буенча эшен дәвам итә, күп еллар Актаныш районында фельдшер булып эшли.
Нурфика апа яшьләр өчен ныклык һәм батырлык үрнәге! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек телим. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән бергә бәхет күреп яшәгез!- диелә хәбәрдә.
Моңа кадәр Нурфика Абдуллинаны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев