Россия Конституциясе көненә багышланган викторинада Актанышның беренче мәктәп командасы җиңде
Бүген, 12 декабрь Россия Конституциясе көне. Актанышның яшь гражданнары бүгенге истәлекле көндә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Ватаныбызның батырлык юлына багышланган истәлекле чарада катнашты. Тәрбияви чараны районыбызның «Яшь гвардия» берләшмәсе оештырды.
Бәйрәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары белән башланды. «Яшь гвардия» берләшмәсе җитәкчесе Айдар Нуретдинов Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре укучылары, технология техникумы студентларын иң элек Россия Конституциясе, аның барлыкка килү тарихы, әһәмияте белән таныштырды.
Конституция Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Гамәлдәге закон 32 ел элек — 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән иде, әмма безнең ил өчен бу мондый документ беренче генә түгел. Конституцияләр кабул ителгән еллар ил үсешендәге билгеле бер этапларны һәм тарихи процессларны чагылдыра.
Россия (РСФСР)ның ул вакыттагы беренче Конституциясе 1918 елның 10 июлендә кабул ителә. Ул 17 бүлекне һәм 90 бүлекчәне үз эченә алган.
Бу документның төп принциплары союздаш һәм автономияле Совет Республикаларының алдагы Конституцияләре нигезенә генә түгел, ә 1924 елгы СССР Конституциясе өчен нигез булып тора — 1922 елда Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелүне законнар белән ныгыткан документ.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова яшьләргә Россия Конституциясен кулларына алып бөртекләп укып чыгып, танышырга киңәш итте. Алдагы тормыш юлын законнарны үтәп, хокукларны саклап илебезнең үсешенә зур өлеш кертеп, матур гаилә төзеп яшәргә, эшләргә чакырды. Әлегә укучылар нәкъ тә Россия Конституциясенә нигезләнеп белем ала. Дилбәр Миркасыйм кызы укучыларны һәм студентларны законнарны хөрмәт итеп, үтәп илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә өндәде.
Районыбызның «Алдынгылар хәрәкәте» лидеры Рәмис Хәсәнов белән,
«Бердәм Россия» партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова да укучыларыбызга изге теләкләрен җиткереп, бәйрәм белән котладылар.
Тәбрикләүләрдән соң Айдар Нуретдинов һәр уку йорты командаларын викторинага катнашырга чакырды. Һәр мәктәптән бишәр укучы өстәлләр янына җыелды. Укучылар берничә раундтан торган тест эшләде.
Бөек Җиңүнең 80 һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган викторина Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган иде. Командагы егетлщр-кызлар киңәшләшеп, бер фикергә килеп сорауларга җавап бирделәр. «Бөек Ватан сугышы кайчан башланган», «Бөек Ватан сугышы барышында нинди вакыйга борылыш мизгеле булды?, «Ленинград блокадасы ничә көн дәвам итте?» кебек сораулар алга таба катлауланды. Җавап бирүчеләргә шактый тырышырга туры килде.
Легендар танк, Җиңүгә иң зур өлеш керткән автомат, 227 нче иң билгеле боерык һәм башка илебезнең һәр гражданы белергә тиешле тарихи фактлар турындагы сораулар укучыларның ни дәрәҗәдә патриот һәм ватанпарвәр булуларын тикшерде.
Викторинада Актанышның беренче санлы мәктәбенең «Первыши» командасы җиңү яулады. 2 урында технология техникумы, 3 урында «2 нче мәктәп йолдызлары» командалары. Һәр катнашучыга «Бердәм Россия» партиясенең Ватанны саклаучлар елына багышланган сертификатлары, җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев