Хәйрия
-
Такталачык мәктәбенең ЮИД отряды укучылары инвалид өлкәннәргә ярдәм итте
Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгәннәргә игътибар аеруча зур.
-
Татар Ямалы мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды
Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән оештырылган.
-
Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим
Районда яугирләргә маскировка челтәрләрен үрү эше актив бара. Бу изге эштән авыл җирлекләре дә читтә калмады.
-
Игелек – мәңгелек: Аеш авылында мәрхәмәтлелек концерты
«Без бергә» дигән кыска гына җөмлә көнүзәккә әверелгәненә дә шактый вакыт узды.
-
Пучыда узган хәйрия концертында 31750 сум акча җыелды
15нче сентябрь көнне Пучы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм максатыннан Пучы авылы үзешчәннәре, «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле, «Без бергә» хәйрия фонды командасы катнашында бик матур, эчтәлекле хәйрия концерты узды.
-
Игелекле Актаныш: Пучыда махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз өчен хәйрия концерты узды
Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга төрлечә итеп ярдәмнәр җыела.
-
Яңа Әлем мәктәбен тәмамлаучы туган мәктәбенә укырга керүчеләргә букчалар бүләк итте
Кеше туып үскән җиреннән чыгып китеп, читтә яшәсә дә, туган ягы гомергә аның күңелендә саклана. Яңа Әлем авылында туып-үскән Исламов Эльмир Алфир улы шушы фикердә.
-
Яңа Әлем мәктәбе укучыларына мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында Яңа Әлем мәктәбе укучылары да бүләкле булды.
-
Инвалид райондашыбызның йортына иганәчеләр ярдәме белән газ кертәләр
Иске Кормаш җирлегендә яшәүче, тумыштан инвалид Галиева Сәлимә апага бүген газ тоташтыру эшләре бара.
-
Әрмән җәмәгатьчелеге вәкилләре Актаныш балаларына күңелле ял бүләк итте
Актаныш районының Әрмән җәмәгатьчелеге вәкилләре, эшмәкәр Авдалян Алик Нодарикович һәм «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районыбыз балалары өчен бик матур бәйрәм оештырды.
-
Мәктәпкә әзерләнергә булышыйк: Актанышта 111 укучы ярдәмгә мохтаҗ
«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» Республика хәйрия акциясе Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш муниципаль районында 16 нчы тапкыр уздырыла. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү.
-
Футбол чемпионатында бергәләп җиңдек
Әлеге рәхмәт хисләре тулы хәбәрне безгә Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин юллады.
-
Яңа Кормаш мәктәбе укучыларына Илдар Халиков ярдәме белән алынган мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр
2023-2024 нче уку елында Яңа Кормаш мәктәбендә 4 бала белем алачак. Аларның икесе икенче, икесе дүртенче сыйныфка бара. Бүген аларның һәрберсенә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында авылдашлары Илдар Халиков юллаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Яңа Кормаш балаларына иганәчеләребез мәктәпкә әзерләнергә булыша
Республикабызда «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе старт алды.
-
«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе башланды
Актаныш мунципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләр белән уздырган чираттагы киңәшмәдә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кайгыртырга кирәклеген әйтте. Чыннан да дөньяларыбыз мул тоелса да, өстәлендә ипи һәм сөт кенә булган гаиләләр дә юк түгел. Ә баланы мәктәпкә әзерләргә бәяләр көннән-көн арткан заманда саллы гына суммаларны чыгарып салырга кирәк.