«Без кабызган утлар!»: Актанышта «Милли моң» хор акциясе башланды
Актаныш районында мәдәният йортлары, оешма-предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары арасында «Без кабызган утлар!» фестивале старт алды. Фестиваль кысаларында оештырылган «Милли моң» хор коллективлары акциясе инде беренче катнашучыларның чыгышлары белән тамашачы күңеленә юл тапты.
Барлык чыгышлар видеоязмага төшерелеп, «Актаныш-информ»ның социаль челтәрләрендә — МАХ, ВКонтакте һәм Телеграм-каналында урнаштырыла.
Әлеге акциягә Актаныш районы балалар бакчалары, Татар Ямалысы һәм Мәсәде авыллары мәдәният йортлары коллективлары үзләренең видеоязмаларын тәкъдим итте инде.
Мөһим мәдәни чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Бу фестиваль — милли мәдәниятебезне саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру юлында әһәмиятле адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев